Кайбыч районында «Яшь гаиләләр» фестивале үтте
Балалар шау-шуы, әти-әниләрнең шатлыклы авазы, тамашачыларның эмоцияләре белән тулы бәйрәмне Кайбычта мондый зур форматта беренче тапкыр үткәргәннәрдер, мөгаен. «Салават күпере» комплексында узган «Яшь гаиләләр» фестивалендә катнашып, биш гаилә традицияләре турында сөйләде, сәләтләрен һәм иҗат җимешләрен күрсәтте. Кайбычта үрнәк, яшь гаиләләр күп анысы, шулай да кеше алдына чыгып үз-үзеңне күрсәтү өчен...