Кайбыч савымчысына Россия авыл хуҗалыгы министры бүләк тапшырды
Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Татарстанның атказанган терлекчесе Елизавета Бартязованың хезмәтен тагын да югарырак бәяләделәр. Бөтенроссия кыр көнендә аңа "Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәтчәне" дигән мактаулы исем бирелде. Әлеге зур бүләкне Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев тапшырды.