Кайбычлыларның Казанга ярминкәгә алып барган товарлары сатылып беткән
Республикабыз шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган шимбәдә районыбызның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре Казан шәһәренең Ямашев урамындагы мәйданда киң ассортиментта азык-төлек товарлары белән сату итте.