Кайбычның яшь галимнәре фәнгә тәүге адымнарын ясады
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе үткәргән беренче район фәнни-гамәли конференциясенең "Эзләнү" дип аталуы юкка гына түгел: укучылар җитәкчеләре белән берлектә фәнни эзләнүләр алып бара. Табышлары мактанырлык - проектларның кайберләрен инде бүгеннән үк эшкә җигәргә мөмкин.