Кайбычта машина йөртүчеләр яңа кагыйдәләрнең уңай нәтиҗә бирүеннән шикләнә
Андрей Огурцов, автобус йөртүчесе, машина йөртү стажы - 17 ел:
Газетадан җентекләп өйрәндем, үзем белән дә йөртәм. Әлегә яңа кагыйдәләр "тозагына" эләкмәдем. Минемчә, закон бозучыларны штрафлар белән генә куркыту мөмкин түгел. Законга килгәндә, анда "ак таплар" бар әле. Безгә, пассажир транспорты йөртүчеләренә авырга туры килә. Мәсәлән, салондагы балаларга махсус кресло...