“Кошларның, канат кагып, зәңгәр күккә омтылуын карап торып хозурланам мин”, - ди Бәли авылында яшәп, күгәрченнәр үрчетүче Геннадий Бердников
Күкләрдә оча күгәрчен
Сыңарын эзли микән?
Әллә илгә шул биектән
Тынычлык тели микән?
Күгәрчен җырларда әнә шулай тыныч, бәхетле тормыш символы итеп бирелә. Шушы гүзәл кошлар гомер-гомергә кеше белән бер тирәлектә яшәгән. Элегрәк алар хәтта хат ташучы ролен дә үтәгән. Динебез буенча да күгәрчен изге кошлардан санала. Кеше тормышының иң...