Кошман мәктәбендә әниләрне һәм дәү әниләрне хөрмәтләделәр. Фото
Кошман мәктәбендә әледән-әле матур бәйрәмнәрне, җылы очрашуларны үткәреп кенә торалар. Әниләр көне уңаеннан оештырылганы да күңелләребезгә хуш килде. Оештыручыларга рәхмәт, күрешеп-аралашып, рәхәтләнеп ял итеп, балаларыбыз өчен куанып кайттык ул бәйрәмнән.