Мәдинә Мингалиева россиякүләм бәйгедә Татарстан данын яклаячак
Үз һөнәренә чын күңелдән бирелгән, ихлас яратуы сәбәпле, аның алсыз-ялсыз һәм җиңелләрдән булмавын да тоймыйча, җанын-тәнен биреп эшләүче кешеләр була. Борындык авылында яшәүче Мәдинә Мингалиева да әнә шундыйлардан. Ул "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалында ясалма орлыкландыру технологы булып хезмәт куя.