Дәресләрдән соң да мәктәптә
Мәктәпләр дәресләрдән соң да тулы кыйммәтле тормыш белән яшәргә, анда укучыларның интеллектуаль үсешенә нигез бирүче төрле түгәрәкләр оештырылырга тиеш. Балалар һәм үсмерләрнең дәресләрдән соң да мәшгульлеген тәэмин итәргә кирәк. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов шулай дип белдерде.