“Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты нигезендә бирелүче грантка быел Кайбычта дүрт укытучы дәгъва кыла
Узган атнаның шимбәсендә район мәгариф бүлегендә узган гаммәви тыңлауларда әлеге педагоглар - Олы Кайбыч һәм Бәрлебашы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Алсу Хәмидуллина, Исламия Мусина, Мөрәле мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин, Хуҗа Хәсән мәктәбенең технология укытучысы Светлана Бартязова үз эшчәнлекләре турында сөйләде.