"Мин башка балалардан бер ягым белән дә аерылмадым: агач башына да мендем, коймага да үрмәләдем", - ди Олы Кайбычта яшәүче Алинә Хәйретдинова
Йөзеннән бер дә елмаю китмәүче, һәрвакыт шат күңелле Алинә Хәйретдинованы Кайбычта белмәгән кеше сирәктер. Олы Кайбычта яши, районның халыкка мәдәни ял хезмәте күрсәтү үзәгендә эшли ул. Алинә - минем дә күптәнге танышым. Балалар бакчасында эшләгән чагында кызы Зәлинә безнең төркемгә йөргән иде. Социаль яклау бүлегендә хезмәт куйганда Алинә Хәйретдинова белән...