Олы Подберезье мәктәбенең элеккеге укучысы Укытучы һәм укучыга һәйкәл бүләк итте
Олы Подберезье мәктәбенең 180 еллык юбилеена авылдашлары - Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механикалаштыру һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев зур бүләк ясады. Мәңге әһәмиятен җуймый торган, бронзадан коелган Укытучы һәм укучыга һәйкәл ул!