Олы Тәрбит уңганы “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” номинациясендә җиңү яулады һәм акчалата бүләк белән дипломга лаек булды
Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү - республикабызда бүгенге көннең иң мөһим бурычларының берсе. Районыбызда соңгы елларда авыл җирлекләрендә фермер хуҗалыкларын үстерү юнәлешендә шактый эш башкарылган. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина әйтүенчә, районда хәзерге вакытка 168 шәхси эшмәкәр теркәлгән, шуларның 133е...