Район ЗАГСының Алтын никахлар китабында тагын бер пар теркәлде: Рәхим һәм Фәһимә Мостафиннар
Шимбә көнне ЗАГСта узган тантана тормыш юлына әле беренче тапкыр гына аяк басучы яшьләрне теркәү тантанасыннан бер дә аерылмады. Бераз дулкынланулары йөзләренә чыккан Рәхим абый белән Фәһимә апа, Мендельсон маршы астында, җитәкләшеп, тантана залына узды.