Милләтебезнең асыл улы
- "Туган җирем - Кайбычым" китабында мине Чүтидә туган дип язсалар да моңа һич кенә дә үпкәләмим. Әтием Миңгали Галимҗановның туган авылы ул. Ә үзем Әстерхан шәһәрендә туып-үстем. Борынгы бабаларымның туган ягы белән горурланып яшим мин, - диде Хәлил Галимҗанов минем белән очрашуында.