"Яңа юл" хуҗалыгы игенчеләре сынатмый
Урак барган кырларны урап, игенче-механизаторлар белән күзгә-күз очрашканнан соң, хезмәтләре никадәр авыр һәм җаваплы икәнлеген тагын да күбрәк аңлыйсың. Тавыш, тузан, кызу булуы гына җитмәгән, чалт аяз күктә хасил булган кечкенә генә болыт кисәге дә, көне буе яуган яңгырлар да хафага сала аларны. Иген сугучы кояш сорый, күмер сатучы яңгыр...