Яшь кайбычлылар Россиянең тулы хокуклы гражданнары булдылар
Районыбызның Галия Кайбицкая исемендәге музейда Россиянең яшь гражданнарына тантаналы төстә төп документ - паспортлар тапшыру күркәм традициягә әйләнде. Аның чираттагысы 28 февральдә үтте. Бу көнне районыбызның 9 укучысы Россия Федерациясе гражданины паспортын алды.