Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

АМАЛИЯНЕҢ ҺӘР КӨНЕ ЯШӘҮ ӨЧЕН КӨРӘШ

Хөрмәтле укучыларыбыз! Зур Урсак авылы кызы Амалияне чит илдә дәвалау өчен бөтен Кайбыч халкы ярдәм кулы сузды. Изге күңелле якташларыбыз нәни баланың язмышы, сәламәтлеге белән кызыксына. Шуңа да бу санда Амалиянең әнисе Резидә юллаган хатны бастырабыз.

Тып-тып тамчы тама. Тамчы түгел, минем күз яшьләрем тәгәри... Авыр булды кызымны саклап калулары... "Син яшәр­гә тиеш, балакаем!", - дип күңел кылларымны тырный-тырный еладым... Менә шулай башлап җибәрдек без синең белән яңа тормышны. Һәркөн көрәш, һәр аткан таң газиз. Авыру җиңел генә үтми икән шул. Сиңа ике яшь тулды инде, әмма бер минутың да гади балаларныкы кебек түгел: аякларыңда авыр, бары тик йоклаганда гына салырга яраган ботинкалар. Ялан тә­пи йөрсәң, сө­як­лә­реңә тагын да зыян килә. Сул кулыңда һәм сул аягыңда 500 грамм­лы авырлык (утяжелитель), монысы инде аяк белән кулыңның кыскаруын туктату өчен булыша. Иртә-кич массаж... Атна саен табибларда тикшере­нү­ләр. Шифаханә баскычларын әле күпме таптыйсым бардыр, бер Аллам гына белә. Сабырлык бир, я Раббым! Түземлек бир! Исемең дә бит, кызым Амалия, өмет дигән сүздән. Багалмама авыр әлегә.

11 марттан 22 мартка кадәр республика балалар сырхауханәсендә дәваландык. Безгә тагын яңа диагнозлар куйдылар. Кызымның бөерләрендә 16,8 һәм 11 миллиметрлы кисталар таптылар һәм "Кистозная дисплазия правой почки, папапельвикальные кисты" дигән сүзләр язылган табиб кәгазен кулыма тоттырдылар. "Әлегә балагыз бик кечкенә, өч айдан соң пункция ясап карарбыз!", - дип озатып калдылар. Аннан соң Мәскәүгә киттек. 27 марттан 30 мартка кадәр анда тикшеренү уздык. Без барган учреждение­нең исеме: Федеральное государственное учреждение "НАУЧНЫЙ ЦЕНТР ЗДОРОВЬЯ ДЕТЕЙ РАМН". Балалар табибы Амалиягә тагын яңа диагноз куйды: "задержка физического развития по весу ниже 3% центиль".

Ортопед Амалияне бик озак карады һәм тагын куркыныч диагнозлар өстәлде: врожденный вертикальный таран (редкая деформация стоп), незначительная циркумдукция при опоре на левую ножку, атрофия мышц левой голени и бедра, имеется плоско-вальгусная деформация стоп". Бу диагнозларны урысчадан татарчага тәрҗемә итүләре дә авыр.

"Врожденный таран" диагнозы дөрес булып чыкса, Амалиягә хрустальный табиб кирәк", - диде ортопед. "Ә бездә, Рос­сия­дә андыйлар бармы?", - дигән сорауга ул бик озак уйлап торгач: "Бардыр инде, тик мин андыйларны белмим әле! Сезгә аларны чит илдән эз­ләр­гә кирәк, чөнки кызыгызда өмет бар, аякларын саклап калырга кирәк. Безнең илдә табибы булган очракта да, кирәкле җиһазлары юк!", - дип уңышлар те­ләп озатып калды. Ул Амалияне тернәкләндерү өчен ортопед-методист табарга киңәш итте. Андый табиб Украинада бар, без чиратка бастык, тик чиратыбыз августта гына килеп җитәчәк. Авыру балалар күп шул хәзер, белмим кем гаебедер инде, бәби таптырганда үз эшләренә салкын караучылармы, әллә язмышмы? Невропатолог Амалиянең аяк мускулларының зәгыйфь булуы турында әйтте. Сул колагында тавыш ишетү түбәнәйгән, "гипомимия, начинающаяся контрактура левого голеностопного сустава". И балакаем, әле кечкенә генә булса да, диагнозлары үзенең яшеннән арткан.

Чиратта тагын сырхауханә юлларын таптау. Бу юлы 10-28 апрельдә Тольяттида дәваландык. Без анда гыйнварда да дәваландык, аннан Амалиянең аяклары ярыйсы гына көч алды.

Германиядә язышкан шифаханә хәзер безнең өчен туры килми, башкасын эзлибез. Чөнки без сайлаган клиника ортопедия һәм неврология буенча гына иде, ә хәзер без­гә неврология, педиатрия һәм ортопедия дә кирәк. Элек язышкан клиникада 1800 000 сораганнар иде, ә хәзерге табылачак шифаханәнең бәясе куркыта. Тик шулай да чит ил чит ил инде, анда нинди генә авыру балаларны аякка бастырмыйлар. Мин бик зур хәйрия фондына мөрәжәгать иттем. Хәзерге вакытта алар соң­гы тапкыр мөрәҗәгать иткән табиб язуларын чит телгә тәрҗемә итә. Боларның барысы да вакыт тәлап итә, вакыт узган са­ен балакаемның сәламәт­леге начарлана бара.

Аннан соң Германиядән яңа счет килеп, сораган сумманы җыеп өлгерсәк, май ахырында чит илгә барабыз. Өлгермәгән очракта Пятигорскийга дә­валанырга китәбез, анда инде без чиратка үткән елда ук бастык. Июльдә безнең Чехиядәге балалар дәвалау шифаханәсенә чиратыбыз килеп җитә. Августта Сочидагы клиникага язылдык. Сентябрьдә безне Мәскәүдә көтәләр. Октябрьгә яңа­дан Тольяттига язылдык.

Безнең бер генә минутыбыз да көрәшсез үтми!

Әни буларак минем балакаемны тизрәк Германия­гә алып барып, аякларына операция ясатып, сау-сәламәт итеп күрәсем кил­ми мени соң?

Хәзерге вакытта Амалияне дәвалауга барыгызның тырышлыгы белән 1 миллион сумнан артык ак­ча җыелды. Чын кү­ңелдән рәхмәт сезгә!

Әле менә Амалиягә Мәс­кәүдән 12 000 сумга ортопедия аяк киемен ясатып кайттык, аны айга бер алыштырып торырга ки­рәк. Һәр ай саен Мәскәү юлын таптыйбыз, зур сум­мада акчалар түгәбез. Авылдашыбыз Кәүсәрия апага олы рәхмәтебезне җиткерәбез, Мәскәүгә барган саен аларга барабыз: ачык күңел белән каршы алып, озатып калалар, рәхмәт!

Барлык авылдашларыбызга, туганнарыбызга, райондашларыбызга һәм әти-әниләремә олы рәхмә­темне җиткерәм! Кызым Амалия дә рәхмәт әй­тергә өйрәнде бит Тольяттидан дәваланып кайткач. Ул да рәхмәтле!

Безнең көрәш дәвам итә, авыр булса да, АллаҺым ташламасын үзебезне, җи­ңеллек бирсен иде ин­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зур Урсак авылы кызы Амалия