Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Авылыма буа кирәк

Буаларның авыл халкы өчен әһәмияте турында аңлатып торуның кирәге юктыр дип беләм. Язгы кыр эшләре вакытында төгәлләнде, Сабан туйлары шаулап үтте, ә Кече Кайбычта буа һаман юк әле. Әлеге мәсьәлә Ябалак авыл җирлегенең быелгы эш планында каралдымы икән ул? Каралган булса, ул кайсы вакытта үтәлергә тиеш? Бу сорауга авыл җирлеге...

Сүз дә юк, укучыбыз бик урынлы мәсьәлә күтәрә. Буалар, беренче чиратта, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк. Икенчедән, каз-үрдәкләр рә­хәтләнеп көнозын буада йөзә, терлек-туар су эчә. Башка авыл җирлекләрендә дә буалар булдыруга әһәмият бирергә тиешләр. Габдулла абыйның хатына Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйз­зәтуллина болай дип җа­вап бирде:

"Кече Кайбычта буа буу техник яктан мөмкинлекләр булмау сәбәпле тоткарланды. Авыл җирлегенең үз техникасы юк, безнең бюджетта моңа акча каралмаган. Әлеге мәсьәлә белән без район башлыгы Альберт Рәх­мәтуллинга мөрәҗәгать иттек. Аның ярдәме белән боз урыныннан кузгалды. Бу эштә без инвестор ярдәменә дә таянабыз. 26 июньдә Юллар идарәсеннән җибәрелгән кран элеккеге буадан калган зур торбаны тартып чыгарды. Хәзер грунт кайтартырга кирәк. Кыскасы, Кече Кайбычта быел буа булачак."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы хәбәрләре авылда Буалар