Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Балагыз төнлә йөрмиме?

"Кайбыч" полициясе бүлекчәсе хезмәткәр­ләре ТРның 2010 елның 14 октябрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында"гы 71 нче законы таләпләре үтәлүгә җитди игътибар бирә.

Агымдагы елның җиде аенда шушы законны тиешенчә үтәмәгән, ягъни балигъ булмаган балаларының төнге сәгатьләрдә җәмәгатьчелек урыннарында йөрүенә юл куйган ата-аналарга карата административ хокук тәртибен бозу турында 15 эш кузгатылды. Исегезгә тө­ше­рәбез: әлеге закон нигезендә төнге вакыт 1 июньнән башлап 31 августны кертеп 23 сәгатьтән алып 6 сәгатькә кадәр билгеләнә.

Ата-аналар (аларны алыш­тыручы затлар), балалар катнашында чаралар уздыручы затлар балигъ булмаганнарга булу тыела яисә чикләнә торган урыннарда балигъ булмаганнарның йөрүенә юл куймау буенча чаралар күрергә тиеш.

Татарстан Республикасының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары бала­лар­­ның төнге сәгатьләр­дә йөрергә ярамаганлыгы һәм әлеге закон таләпләрен бозган өчен административ җаваплылык хакында массакүләм мәгъ­лүмат чаралары һәм интернет челтәре аша, үз вәкаләтләре чикләрендә халыкка мәгълүмат бирергә бурычлы. Балаларның күзәтүчесез һәм караучысыз калуларын һәм хокук бозуларын профилактикалау чараларын гамәлгә ашыручы башка органнар һәм учреждениеләр бу хакта үсмерләр һәм ата-аналар (аларны алмаштыручы затлар) арасында аңлату эшләре уздыралар.

Балаларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә ярдәм итү һәм аларга зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итү буенча билгеләнгән таләп­ләр­не үтәмәгән өчен ата-аналар (аларны алыштыручы затлар), балалар катнашында чаралар үт­кәрүче затлар, шулай ук юридик затлар яисә юридик зат төземичә генә эшкуарлык эшчәнлеген баш­каручы гражданнар Административ хокук бозулар турындагы Татарстан Республикасы кодексы нигезендә җаваплылыкка тартыла.

Хөрмәтле ата-аналар! Полиция хезмәткәрләренең максаты - сезгә беркетмә төзү түгел, ә балалаларыгызның иминлеген саклау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч” полициясе бүлекчәсе