Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бердәмлектә сыналдык

Су белән тәэмин итү системасында авария һич көтмәгәндә, һава температурасы -32 градуска кадәр төшкән вакытта килеп чыкты.

Бер атна дәвамында Кырбаш (Мәлки авылының Ырым елгасының уң ягында урнашкан өлешен шулай атыйлар) халкы сусыз тилмерде. Килеп туган хәлдән чыгу җаен һәркем үзенчә эзләде: апалар, яшь кызлар чиләк-көянтәне эшкә җикте, ир-атлар машина, трактор, чаналар белән су ташыды. Авария булган урынны төзекләндерү өчен ике-өч көн вакыт та җитәчәк иде, әмма моның өчен суүткәргеч трассаның схемасы, техник паспорты кирәк булып чыкты. Ә алар юк. Шуңа күрә чамалап казый башладылар. Алтынчы көнне генә трасса өзел­гән урынны таба алдылар. Төзәтү эшлә­рен салкын җил дә тоткарлады, ике метр тирәнлектә ятучы суүткәргечне табуга һава температурасының түбән булуы комачаулады. Ремонт эшләрен башлап йөрүче авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов булды, эшне ул оештырды, үзе көрәк, лом белән казыды. Авылдагы бюджет оешмаларында эшләүчеләр, авыл халкы аңа ярдәм итте. Хәтта хатын-кызларыбыз да булышырга теләк белдергән иде, тик аларны авыр эшкә якын да китермәделәр - туң җирне казу җиңел эш түгел бит. Андрей Андреев, Андрей Гаврилов, Сергей Гаврилов, Александр Галкин, Кирилл Иреев, Сергей Маланьев, Александр Бичарин, Василий Бичарин, Дмитрий Шпаков атна буе иртәдән кичкә кадәр суүткәргечне төзәтү өчен тырышты. Авыл халкы аларга бик рәхмәтле. Киләчәктә дә шушындый күңелсезлек килеп чыкмасын өчен суүткәргеч трассаның схемасын ясап, авария булган урыннарны шунда билгеләп куярга кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек. Суүткәргечне авыл җирлеге баллансына куеп, аны тотуга җирлек бюжетыннан акча бүлеп бирелсә дә ярар иде. Су башнясына су куучы насос урнашкан сарайны да яңартсак, әйбәт булачак. Авыр хәлдә калмас өчен чарасын бүгеннән үк күрү мәслихәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Су башнясы