Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәхетле йолдыз астында туган

90 яше тулган көнне Федоровское авылында гомер кичерүче Анна Захарова көнозын телефоннан бушамый, әледән-әле туганнары, күршеләре, дуслары, хезмәттәшләре ишек шакый.

Анна Андреевнаны олы юбилее белән котлап, РФ Президентының котлау телеграммасын һәм район башлыгының җылы те­ләкләрен җиткерү өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да килде.

Бихисап котлаучылар ара­сында Федоровсое авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Сәлахов белән Федоровсое урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Михаил Серяков та бар иде. Шөкер, Анна Андреевнага яшьләр дә кызыгырлык: тугызынчы дистәне тутырган ханым әле дә шат күңелле, көч­ле рухлы, хәтере менә дигән! Кызы Тамара, кияве Николай, Казанда яшә­сәләр дә, бик еш кайтып йөриләр. Сугыш ветераны хәзерге вакытта улы Валерий белән гомер кичерә. Бөек Ватан сугышыннан 1945 елда демобилизацияләнгәннән соң, гомерен яшь буынга тәр­бия бирүгә багышлаган: башлангыч сыйныф укытучысы, интернатта тәр­бияче булып эшләгән. Лаеклы ялга чыкканнан соң да, әти-әниләр дә, укытучылар да, ялынып диярлек, эшләргә күндергән­нәр үзен. Бәйрәм белән котларга килгән хезмәттәше, элеккеге мәктәп директоры Галина Романова да сагынып искә ала ул елларны. Анна Андреевнаны "яшьләр өчен ма­як, батырлык үрнәге" дип атавы юкка түгел. Аның белән Михаил Серяков та килешә:

- Сугышның бар авырлыгын үз җилкәгездә татырга туры килгән сезгә. Мәк­тәбебезнең беренче чыгарылыш укучыларының берсе булуыгыз белән дә, мәгариф ветераны булуыгыз белән дә мәктәп тарихында исемегез алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы, - диде ул.

Юбилярны котларга Красно­уфимск шәһә­рен­нән дә якын туганнары - туганнан туган сеңлесе Валентина, аның улы Александр белән килене Нина да кайтканнар. Туганнарының шулай бер табын артына җыелуын Анна Андреевна иң зур бәхет дип саный. Федоровское авылының Ветераннар Советы рәисе Ни­на Моисеева сүзләре бе­лән без дә килешәбез: нурлы йөзегезгә җыерчыклар өстәлсә дә, чәч­ләрегезгә чал кунса да, күңелегез беркайчан да картаюны, ару-талуны белмәсен, хөрмәтле Анна Андреевна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев