Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Федоровское Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына “Миссис Россия International” титулына ия булган Алиса Тулынина килде

Федоровское авылындагы Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында узган шимбәдә Казан волонтерларын каршыладылар.

Без - социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллин (өстәге рәсемдә) һәм мин бераз гына иртәрәк килгән булып чыктык. Әмма вакытны бушка уздырмадык: интернат тормышы белән таныштык, биредә яшәүче әби-бабайлар белән аралаштык. Күренеп тора, интернат белән әле узган ел гына җитәкчелек итә башлаган Фидаил Гарәфетдинов мондагы тормышны җанландыру, яшәү шартларын тагын да яхшырту уе белән янып эшкә керешкән.

- Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, минем дә интернат территориясен матур, өлкәннәр өчен уңайлы итеп үзгәртәсем килә. Җир участогыбыз шактый зур, яшелчә, җи­ләк-җимеш, бәрәңге үстерергә дә җитә. Ә менә капкадан килеп керүгә, сул як­та куе булып агачлар үсә, кыргый куаклар да күп. Шуңа да аларны кисеп чистартырга булдык. Бу урында менә дигән кечкенә ял паркы ясарга бу­ла бит! Яңа ел алдыннан интернет аша Казаннан ландшафт дизайнеры бе­лән аралаштым. Ул, ми­ңа киңәшләрен биреп, урынны кайтып карарга вәгъдә итте һәм ярдәм итәчәкләренә ышандырды. Сү­зен­дә торды, гыйнвар урталарында бер төркем волонтерлар белән кайтып, участокны карады, аның киңәшләре белән кайбер агачларны кистек, матурракларын, мәңге яшел наратны калырдык. Территорияне чистарту буенча эшебез күп әле. Агачларның яртысыннан күбрәге генә киселде, тө­бен, тамырларын чокып алырга кирәк.

Дизайнер, "Светский", "Continent Ex­pedition" жур­наллары журналисты Ири­на Рәхимова булачак паркның якынча эскизын эшләгән. Бу яшел зонада агачлар, дару үләннәре үсәчәк, аромотерапия - хуш исле үләннәр белән дәвалау почмагы, кыш көне ял итү өчен җылытылган беседка, оранжерея булыр дип көтелә. Иске сырхауханәнең нигезе сакланган, анда сулык ясарга, фонтан куярга җыеналар. Әлеге матурлыкны коляскада гына утыручы инвалидлар да күрә алсын өчен, брусчатка җәелгән махсус сукмаклар ясалачак. Төзелеш эшләре спонсор исәбенә алып барылачак, андый фирманы тапканнар инде.

- Әле бүген генә шушы проект буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән фикер алыштык, - диде социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева. - Ул безнең идеяләрне хуплый гына һәм һәрьяклап ярдәм итәчәген белдерде. Район ярдәменнән башка гына бу эшләрне башкарып чыгу мөмкин түгел. Чөнки төзелеш башланганчы, әйткәнебезчә, үзебезнең көч белән участокны чистартырга, ком, таш кайтартырга кирәк. Максатыбыз - интернаттагы яшәү шартларын өй­­дәге кебек итү. Бу бит кеше вакытлыча гына яши торган сырхауханә дә, ял йорты да түгел. Монда эләгүчеләрнең башка барыр җире юк, шуңа да аларның бертөрле тормышын мәгънә­лерәк итү өчен тырышабыз.

Ә Фидаил Фирдәвесович узган ел ахырында Казанда со­циаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә сыйфат менеджментын га­мәлгә кертү практикасы буенча укып, сертификат та алып кайткан.

Өй җылысы кирәк

Саф һавада киләчәккә матур планнар белән танышканнан соң, интернат эченә уздык. Әби-бабайларның кайсы коридордагы йомшак диванда сөйләшеп утыра, кайсылары үз бүлмәсендә. Ә менә Чүти авылыннан килгән Харис абый Тимергалиев тренажерда шөгыльләнә иде. Янәшәсендә - шәфкать туташы Ләйсән Минһаҗева.

- Бу тренажерны безгә әле күптән түгел генә районнан бирделәр, - диде Харис абый, педален әй­ләндерә-әйләндерә. - Шу­­шы яшемә җитеп, мондый әйбернең барлыгын да белми идем. Яхшы нәрсә икән.

- Сәламәтлеге мөмкинлек бирүче әби-бабайларның барысы да минем күзәтү астында тренажерда шөгыльләнә. Бик күп уңай эмоцияләр алалар, - дип сүзгә кушылды Ләйсән ханым.

- Ыргак белән түгәрәк паласлар да бәйлим, вакыт күп бит, - дип каршы ал­ды безне бүлмәсендә Ан­на апа Сидорова.

Кама Тамагыннан килгән Тамара әби Батракованың да бүлмәсе көлеп тора. Интернатта иң матур бүл­мәгә игълан ител­гән бәй­гедә юкка гына беренче урынны яуламаган икән. Сервиз белән бү­ләклә­гәннәр үзен. Тәрәзә тө­бендәге савытта үсентеләр баш калкыткан.

- Петуния белән помидор чәчтем, хәзер бакча эшләре якынлаша бит, - диде ул, ми­не шаккаттырып. - Күрә­сез­ме, шифоньерда күп­ме күлмәгем бар, коридорга халат киеп чыкмыйм инде мин, гел күл­мәктән йөрим. Башкалардан ае­рылып торасым ки­лә.

Баксаң, монда барлык бүл­мәләрдә дә шулай язга әзерләнәләр икән. Казанда кырык елга якын шофер булып эшләгән Александр Муравьев бе­лән Түбән Кама "егете" Евгений Ныров яшәгән бүлмәдә яшел суган өл­гергән. Интернатта яшәүчеләрнең тагын бер шө­гыле арткан - дөге, карабодайдан картинкалар ясарга өйрәнгәннәр. Дә­валау физкультурасы бе­лән шөгыльләндерүче со­циаль хезмәткәр Венера Садыйкова һәм башка хезмәткәрләр бу технологияне Буадагы Картлар һәм инвалидлар йортында эшләүче хезмәттәшләреннән өйрәнеп кайткан.

- Бездә бит төрле авырулар бар. Кайсылары инсульт кичергән, куллары начар тота, буыннары сызлый. Бу шөгыль аларның бармакларына менә дигән физкультура, - ди­юе белән хаклы шәфкать туташы.

- Күрәсез, картлар хәллә­реннән килгәнчә ни белән булса да мавыга. Без мо­ны хуплыйбыз гына. Бәл­ки, алар башлаган эшләрен ахырына кадәр башкарып та чыга алмас, әм­ма бу күңелләренә дәрт өсти, сызлануларын оныт­тырып тора, шуның белән вакыт узуын да сизми калалар. Монда китаплар күп, "китапханәче" итеп Раиса апа Емелееваны билгеләргә җыенабыз. Картлар йортында яшәвенә карамастан, күңел төшенкелегенә бирелми, тирән мәгънәле шигырь­ләр яза ул, бәлки, әле җыентыгын да чыгарырбыз. Мини-ферма да ачарга телибез, ягъни тавыклар, сыер алырга. Район башлыгы Альберт Илги­зә­рович та бу фикерне хуплады, - диде Чулпан Галимулловна.

Татарстанның иң чибәр кызлары - интернатта

Без интернаттагыларның яшәеше белән танышып йөргән арада Казан кунаклары - волонтерлар да килеп җитте.

Кулларында пакет-пакет, тартма-тартма бүләкләр, барысы да яшьләр, чибәр­ләр. Үзара танышабыз. Чибәрлек бәйгесендә "Миссис Россия Interna­tional" титулына ия булган Алиса Тулынина, "Мисс-Татарстан-2009" исемен алган, "Мисс Россия" бәй­гесендә 50 катнашучы арасында 15 финалист арасына чыккан Карина Исмәгыйлева, бизнесмен, социаль коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Тимур Гайнетдинов, Казандагы "Галатея" беренче санлы сынлы сән­гать мәктәбе укытучысы Светлана Казанцева, студент Алия Әюпова, ландшафт дизайнеры Ирина Рәхимова, Казан федераль университетының психология институты доценты Инна Дмитриева һәм ветераннарның "Оны­тылган көйләр" ансамбле солистлары. Карина "Уни­версиада йөзе" исеменә дә лаек булган. Тормышта шөгыльләре төрле бул­са да, максатлары бер - республикадагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортларына ярдәм итү.

Шул максатта социаль челтәрдә ачык төркемнәрен булдырганнар. Челтәр аша интернаттагыларга бүләкләр җыюны оештырганнар, аларны җыю урыннарын күрсәткәннәр. Нәрсә бү­ләк итәргә, дип баш ватасы юк, исемлекне дә куйганнар: җылы носкилар, футболка-майкалар, халатлар, төнге күлмәкләр, бабайларга шарфлар, әбиләргә яулык, шәлләр, домино, шахмат, кроссвордлар, сәгатьләр, китаплар, мозаика, альбом, фломастерлар, йомшак ризыклар - зефир, мармелад...

- Дөресен генә әйткәндә, без ярдәм итәргә теләүчеләр шулкадәр күп булыр дип уйламаган да идек. Изгелек, игелек тө­шенчәләре чыннан дә мәң­гелек. Безнең волонтерлар төркеменең әле исеме дә юк, оешып кына киләбез. Әмма кыска гына вакыт эчендә күп интернатта булдык инде. Яңа ел алдыннан "Картлыкны шатлык итеп!" дигән акция игълан иткән идек, безнекеләр Федоровскоега да килде, әби-бабайларны котлап, Кыш бабай бүләк­ләре тараттылар. Элем­тә­ләребез алга таба да дә­вам итәр дип ышанабыз, - ди Алиса Тулынина.

Волонтерлар сынлы сән­гать мәктәбе укучылары ясаган бик күп картиналар да алып килгән.

... Кунаклар китте, ә интернат-йортта, өлкәннәргә өмет өстәп, яшьлек, яз исе калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Федоровское Картлар һәм инвалидлар интернатйорты “Миссис Россия Interna¬tional” Алиса Тулынина