Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әфганчылар бергә җыелды

Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруга 23 ел вакыт үтеп китте. Бу вакыт эчендә бик күп үзгәрешләр булды, хәрби хәрәкәткә карата да төрле фикерләр ишетелде. Шуңа карамастан, илебезнең күпме яшь улларының гомерен өзгән сугыш халкыбыз күңелендә төзәлмәслек яра булып саклана.

Районыбыз җитәкчеләре әлеге датаны ел саен бил­геләп үтүне матур традициягә әйләндерде. 15 февральдә өч төбәктә әфганчыларны бергә җы­еп, мул табын артында чираттагы очрашу үткәр­де­ләр. Миңа "Гөбенә" агрофирмасының Мәлки филиалы ашханәсендә үткән очрашуда катнашырга туры килде.

Мәлки зонасына караган Мәлки, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Чүти авыл җирлекләре территориясендә 17 әф­ган­чы яши. Чит ил туф­рагында гомере өзел­гән Мәлки авылы егете Валерий Волков һәм Зур Тәр­биттән Владимир Драндровның әти-әниләре Анастасия, Иван Волковлар, Мария, Михаил Драндровлар өчен 15 февраль күңелдәге әр­нүләр яңара торган көн. Очрашуда авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров әфганчыларга район башлыгы Җәүдәт Гаффаровның изге теләк­ләрен җиткерде һәм аның исеменнән бү­ләк­ләр тапшырды. Әфганчылар бер минут тынлык бе­лән яу кырында ятып калган сугышчан дусларын искә алды.

- Интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган улларыбызны ел саен шундый очрашулар оештырып искә алуыгыз өчен олы рәхмәт. Сугыш афәтен үз җилкәләрендә татып, туган якларга әй­лә­неп кайткан егетләргә озын гомер, тыныч, аяз күк йөзе, гаи­лә бәхете, исәнлек-саулык телибез, - диде ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Анастасия Волкова.

Кыр Буасы авылы егете Владимир Лебедевның да теләкләре изге: сугыш уты беркайчан да кабынмасын. Очрашу Мәлки авыл клубы хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әфганчылар Әфганстан