Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хыяллар тормышка аша

Мәлки авылы халкы заманча мәдәният йорты турында озак еллар хыялланды.

Авылларда мәдәният йортлары, клублар төзү буенча республика программасы кабул ителү мәлкилеләрнең хыялын чынга ашырырга мөмкинлек бир­де. Хәзерге вакытта төзү­челәр булачак мәдәният йортының түбәсен ябу, стеналарын штукатурлау белән шө­гыль­ләнә, электр чыбыклары, санузелны эш­ләргә өлгер­гәннәр ин­де. Район башкарма комитеты җитәкчесенең тө­зелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фир­дүс Әх­мә­тов белде­рүенчә, 12х24 метр мәй­данлы тамаша залы шул ук вакытта спорт за­лы функциясен дә үтәя­чәк, фельдшер-акушерлык пункты да монда урнашачак. Яңа объектны көз айларында куллануга тапшырырга ниятлиләр.

Төзелеш барышы белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин даими кызыксынып тора. Күптән түгел ул булачак мәдәният йортында төзүчеләр белән очрашып, эшләренең барышы, яшәү шартлары белән кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошейнники Мәлки авылы халкы

2
X