Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

"Ихтыяр көчем аякка бастырды” – ди Илнур Курмаев

3 декабрьдә Инвалидлар көнен билгеләп үттек. Һәрвакыттагыча, быел да инвалидлар ункөнлегендә төрле социаль-мәдәни чаралар оештырыла. Язмыш тарафыннан кыерсытылганнарны кайгырту, мөмкинлек­ләре чикле кешеләрнең проблемаларына киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү кебек максатлардан тыш, бу көннең тагын бер миссиясе - инвалидларны көчле һәм кыю булырга өйрәтүдер, мөгаен.

Сүз, әлбәттә, ихтыяр көче турында бара. Ихтыяр көче ярдәмендә авыруны җиңәргә мөмкин, дигән фикер белән килешмәүчеләр дә табылыр. Аяклар йөрмәсә, кул кү­тә­релмәсә, күз күрмәсә, я колак ишетмәсә, ихтыяр көче белән генә ерак китеп буламы, дияр андыйлар. Аларга Илнурның сүзләре белән җавап бирү кирәктер.

- Йөрергә авыр иде, аякларым туктаусыз сызлады, вакыт узган саен сәламәтлегем какшады. Башкалар кебек үк йөрергә, яшәргә теләдем, шуңа күрә операция ясатудан курыкмадым. "Мин йөриячәкмен" дип, максат куярга һәм, "булдыра алмассың" диючеләрнең фикерен колак читеннән уздырып, көрәшергә кирәк. Кемнедер өйрә­тергә җыенмыйм, ә менә үзем кичергәннәрдән чыгып төгәл әйтә алам мин моны. Үз хәлеңнән оялмаска, кимсетелгән итеп тоймаска, көлеп караучыларга игътибар итмәскә... Аякка басарга мөмкин.

Берсеннән-берсе авыр ике операция кичергән, елдан артык урын өстендә аппаратка тоташкан килеш яткан, бала кебек өр-яңадан йөрергә, аякларын үзенә тыңлатырга туры килгән егет әйтмәсә, бу сүзләр гадирәк яңгырар иде. Ә Илнурның моңа иманы камил, сүзләренең чынлыгына ышанычы - күзләрендә.

Инвалидлык - җитешсезлек түгел, Аллаһы Тәгаләнең иң сабыр, мәрхәмәтле, яраткан инсаннарына җибәрелгән сынавы, дибез. Әйтүен әйтәбез дә, ә барыбер, җәмгыятьтә аларга карата игътибар җитеп бетмәве сизелә әле. "Уңайлы мохит" программасы нигезендә оешма-учреждениеләргә керү урыннарына пандуслар куела, шәһәр транспортында аларга аерым урыннар каралган, азмы-күпме уңайлыклар тудырырга тырышабыз. Ә алар барыбер үзен кимсетелгән итеп тоярга мәҗбүр. Бәлки, монысын да төзәтер вакыт галиҗәнаплары?

Илнур Курмаев Кайбыч район үзәк сырхауханәсендә ЭВМ операторы булып 2007 елдан бирле эшли. Амбулатор дәваланучы авыруларның таллоннарын компьютердагы электрон базага кертү белән мәшгуль ул.

- Илнурның җитезлегенә хәйран булам. Аның эш өстәлендә беркайчан да кәгазь өелеп ятмас, кирәк икән, ялында да эшкә чыгарга мөмкин, - ди хезмәт­тәше, оештыру-методик кабинетның өлкән фельдшеры Юлия Бәдретдинова.

Илнурның аяклары тумыштан авырта икән. Балачактан инвалидлыкның икенче төркеме бирелгән. Мәктәпне тәмамлап, һө­нәр училищесында машина йөртүче һәм ЭВМ операторы белгечлеге буенча таныклык алгач, 2007 елда сырхауханәгә эшкә урнашкан. 2008 елда беренче тапкыр операция өстәленә ятарга туры килгән. Анда егетне аппаратка тоташтырганнар. Шуннан 9 ай буе сул аякның сөяген турайту процессы... Аппараттан аергач, яңадан аякка басу, йөрергә өйрәнү. Ярты елдан соң кабат операция, бу юлы уң аяк белән шул ук эш кабатлана. Һәр операциядән соң, тирләп-пешеп, сабый бала кебек беренче адымнар ясау. Иң авыр минутларында төшенкелеккә бирелмәскә аңа әтисе Илдус белән әнисе Мәдинә ярдәм иткән.

- Казан табиблары барысы да әйбәт булачак, дип ышандырды. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хәлен яхшы аңлыйм, шуңа күрәдерме, юлда очрасалар, яннарыннан тыныч кына уза алмыйм, сәдака бирергә тырышам, - ди Илнур.

Операцияләр ясатып йөргән арада аңа эшеннән китеп торырга туры килгән. Икенче тапкыр сырхауханәгә район мәшгульлек үзәге аша урнашкан. Инвалидларны махсус булдырылган эш урыны белән тәэмин итүче программа нигезендә Илнурның эш урынын җиһазлау өчен үзәк аша акча да күчергәннәр. Шуңа күрә берничә кешелек эш бүлмәсендә аның эш өстәле яңа, уңайлы булуы белән аерылып тора.

Әле быел гына Курмаевлар гаиләсе яңа йортка күченгән. Кече Кайбычта төп нигездә үз көчләре, тырышлыклары белән тергезгәннәр аны. Илнур эшкә һәркөн машина белән йөри, сырхауханәдә эшләүче әнисен дә эшкә алып йөри. Әти-әнисенең терәге булып, тормыш сынауларына бирешмичә яшәргә дә яшәргә әле максатчан егеткә. Аяклары гына авыртмасын да, яшәү дәрте генә сүнмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ихтыяр көчем аякка бастырды” – ди Илнур Курмаев