Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбыч район үзәк сырхауханәсендә сөт бизләрендә яман шеш авыруы белән 27 хатын-кыз исәптә тора

Авыруны дәвалауга караганда, кисәтүе җиңелрәк икәнлеген барыбыз да яхшы белә. Шуңа да сәламәтлегебезгә игътибар белән карарга, табибларга үзвакытында мөрәҗәгать итәргә тиешбез. Яман шеш авыруларын профилактикалауга да җитди карага кирәк.

Бүгенге көндә район үзәк сырхауханәсендә сөт биз­ләрендә яман шеш авыруы белән 27 хатын-кыз исәптә тора. Аларның унбере биш ел элегрәк исәп­кә куелган. Гүзәл затларыбызны борчуга салучы рак авыруы - бер яки ике күкрәк бизендә дә яман шеш барлыкка килүне аңлата. Бу чиргә китергән төп сәбәпләр: нә­селдәнлек, менструциянең 12 яшьтән дә иртәрәк килә башлавы, климакс чорының соң - 55 яшьтән соң гына күзәтелүе, тә­мәке тарту, симерү, радиация һәм башкалар. Сөт бизләрендәге ракның беренче билгеләре: күк­рәктә каты төерләр барлыкка килү, сыекча килә башлау, сөт бизенең төсе һәм формасы үзгәрә башлау, култык астындагы лимфатик төерләрнең зураюы. Авыруны вакытында ачыклау өчен күк­рәкне мөстәкыйль рә­вештә тикшереп торырга, сөт бизләренә маммография, УЗИ узарга, биопсия (шештән алынган күзә­нәк­ләрне микроскоп аша тикшерү) ясатырга кирәк.

Күкрәктә күзәтелүче фиброз-киста мастопатиясе, фиброаденоз яки эчке паилломатоз авырулары яман шешкә китерми, әм­ма ул барлыкка килүгә уңай шартлар тудырырга мөмкин.

Үзеңне үзең тикшер

Алда әйтелгәнчә, чирнең беренче билгеләрен үзегез дә ачыклый аласыз. Моны даими эшләү мөһим, чөнки кайчак сәламәтлек учреждениесенә барырга мөмкинлек булмый. Сөт бизләрен тик­шереп тору андагы үз­гәрешләрне үзвакытында тоярга ярдәм итә. Моның өчен билгә кадәр чишенеп көзге алдына басарга һәм игътибар белән күкрәкне тикшерегә кирәк. Алар зурлыклары буенча бертигез, формасы һәм урнашулары белән симметрик булырга тиеш. Күкрәкне тоткалап караганда авырту, шеш, төер, тиресенең тартылуын сиз­сәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Үз-үзеңне кимендә аена бер тапкыр тикшерергә кирәк.

Сөт бизләрендә төер барлыкка килсә, иң беренче эш итеп, маммография (сөт бизен рентген ысулы белән тикшерү), 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар ультратавыш ысулы бе­лән тикшерү узарга тиешләр. Бу юл белән тикшерү шешнең яман яки яман түгел икәнлеген ачыкларга мөм­кинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч район үзәк сырхауханәсе яман шеш авыруы белән 27 хатынкыз исәптә тора