Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Компьютерга да өйрәнәләр, дин сабагы да алалар

Заманнан калышмыйча, Ходай биргән һәр көнгә шатланып, сыкранмыйча, зарланмыйча гомер кичерүче өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашкач, аларның тормыштан ямь һәм тәм табып яши белүләренә соклананасың.

Сугыш, сугыштан соңгы елларда бар авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән абый-апалар бүгенге рә­хәт заманның кадерен ныграк аңлый шул. Араларында һәр яңалыкны тотып алучы, инде олы яшьтә булсалар да, укып йөрүчеләре дә бар. Әнә Мөрәледән Галим абый Гыйбадуллин җитмештән узгач, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә укырга кер­гән. Быел соңгы елын укый, диплом алырга әзерләнә. Аның белән бергә Борындыктан Равил абый Бикмуллин, Бортастан Рәшит Биккулов, Кече Кайбычтан Мәгъ­зүм Тимершин да укый икән. Башка дини уку йортларында да укучылар шактый булып чык­ты. Әле алай гына да түгел, инде лаеклы ялга чыккан апа-абыйларыбыз компьютерда эшләр­гә өйрәнә башлады. Өченче буын университеты кысаларында райондагы пенсионерлар берлеге теләүчеләр өчен мәк­тәпләрдә махсус компьютер курслары да оештырды. Әлеге рәсемдәге Мөрәле авылыннан Гү­зәлия Биктаһирова (сулдан уңга), Галим Гыйбадуллин, Сания Сәлахиева, Нәүзат Хисамиева һәм башка яшьтәшләре гыйнвар аенда мәктәпкә йөри башлаган. Информатика укытучысы Эльмира Мозафарова аларны компьютерда эшләргә, интернет челтәреннән файдаланырга өйрәтә.

- Бик кирәкле, файдалы бу безнең өчен. Хәзер өйдә компьютерга үзем "Мө­галлим фәни" дигән диск куеп, гарәп хәрефләре, ислам нигезләрен өйрәнәм. Без һәр җомга саен мәчеткә дә авылыбыз мулласы Галим Гыйбадуллиннан дин сабаклары алырга йөрибез. Мәк­тәптә укучы кызым да компьютерда эш­ләргә өйрәтә, - ди җиде бала анасы Нәүзат апа.

- Безнең өйдә ноутбук бар, беренче кү­некмәләрне шуннан алгач, мәктәптә дә Эльмира мине үз ноутбугында өй­рәтте. Ул миңа электрон почта да ачты, укытучым белән шулай хат та алышабыз. Интер­неттан үземә кирәкле мәгъ­лүматны таба бе­ләм, - дип сүзгә кушылды Гү­зәлия апа.

Галим абый да интернет аша догалар өйрәнүе, оныклары Энҗе белән Алмазның төп булышчылары булуын әйтте.

Быел Татарстан Республикасы Президенты Рөс­тәм Миңнеханов өлкән­нәрне компьютерга өйрә­түне бурыч итеп куйды. Шул нигездә хәзер "Интернет - Озын гомер" проекты тормышка ашырыла башлады. Район мәшгульлек үзәге директоры Игорь Канашов әй­теп узганча, шушы проект кысаларында 10 фев­раль­дән Федоровское, Хуҗа Хәсән, Кече Мәме, Иске Тәрбит, Чүти, Зур Тәрбит авылларында мәк­тәпләр белән килешү тө­зелгән һәм анда укытучылар кырыклап пенсионерны компьютерда эш­ләргә өйрәтә башлады. Укыган өчен акча тү­ләргә кирәкми. Бу проект юкка гына гамәлгә кертелмәде. Хәзер электрон хез­мәт­ләр күрсәтү төре арта. Өеңнән чыкмыйча гына сырхауханәгә чиратка язылу, коммуналь хез­мәтләр өчен түләү мөм­кинлеге һәм башкалар безнең барыбызга да өс­­тәмә уңайлыклар тудыру максатында тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкән яшьтәге кешеләр