Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рифкать Гарифуллин – Кайбыч горурлыгы

Якташларын әледән-әле шигырьләре белән куандыручы яшь күңелле өлкән дустыбыз Рифкать Гарифуллинга ноябрьнең 28ендә 80 яшь тулды.

Казан шәһәрендә яшәүче Рифкать аганың "Кайбычым" дип яшәмәгән берәр көне бармы икән? Юктыр, мөгаен. Туып-үскән Олы Кайбычын, аның кешеләрен, иркен болыннарын, хәтфәдәй тугайларын, яшел урманнарын, туган нигезендә бакчалары артыннан гына аккан Бәрле елгасын сагынуы ши­гырь­ләрендә ачык чагыла. "Туган як якын икән", "Кайбыч таңнары" китапларындагы шигырьләрен укып, без гүя матурлык, илаһилык, сафлык, гүзәл­лек дөньясына чумабыз. Шагыйрьнең 400гә якын шигыре бар, аларның кай­берләре көйләргә салынган. Озак еллар буена мәгариф системасында эшләп, укучыларга белем һәм тәрбия биргән Рифкать Гарифуллин, "Кайбыч" якташлар җәмгыяте Президенты Рәфыйк Га­рә­фетдинов язганча, ши­гъ­рияткә соңрак килде. "Үзе әйткәнчә, ул яшьлегендә үк шигырь белән мавыккан авыруын яңартырга уйлады. Аллаһы Тәгалә кодрәте - аның юлы уң булды. Шагыйрь эчкән чишмә суларының шифалы тәме, имән урманнарыннан искән җилләрнең хуш исләре, тау битләрендә сибелеп үс­кән җир һәм каен җиләкләре, районның яхшы кү­ңел­ле, уңган кешеләре, хезмәт батырлары, шушы якның хәзергә кадәр әдә­бият битләрендә сөйлән­мәгән авыллары, мул уңышлы басулары - барысы да аның шигырьләрендә уку­чыларга җиткерелде, ачык чагылды. Мин ышанам, авторның беренче китабындагы күп кенә шигырьләре мәңге онытылмас һәм үлмәс әсәр булып калыр", - дип яза Рәфыйк ага. Күпсанлы укучыларыбыз исе­мен­нән Рифкать Гарифуллинны олуг юбилее белән кайнар котлап, аңа җан тынычлыгы, бәрәкәт­ле озын гомер, тормыш иптәше Зөһрә апа белән парлап канат кагуын телибез. Укучыларыбызга Рифкать абыйдан шигъри бүләк тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев