Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Саваплы эштән читтә калмау хәерле

«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», - дип язып калдырган халык шагыйре Шәүкәт ага Галиев. 5-6 май көннәрендә районыбыз авылларында зиратларны җыештыру, төзекләндерү буенча узган өмәләр шул максаттан үткәрелде.

Алдан хәбәр ителгән вакытка, иртәнге сигез сәгать тулганчы без дә Олы Кайбыч авылы зираты капкасы янына килдек. Өмәгә килүчеләр арасында шушы авылда туып үскән, ата-бабалары шул зиратта Җир-Анабыз куенына иңдерелгән кешеләр дә байтак иде анда.

Эшне оештыруда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев башлап йөрде. Дини кануннарны үтәп яшәүче Мөдәрис ага Зыядиев кушуы буенча, эшне зират уртасында утырган ярымҗимерек өйне сүтүдән башладык. Аннан соң, өч төркемгә бүленеп, берсе элек өеп куелган чүп-чарны тракторга төясә, икенчесе каберлекләр тирәсен басып алган агач-куакларны кисеп, зират коймасының тышкы ягына ташыды. Өченчеләре кабер казу коралларын кую өчен махсус төзелгән корылмага идән түшәү, эш коралларын урнаштыру белән шөгыльләнде. Чытырманны хәтерләткән зират мәйданы чистарып, ачылып китте.

Шәхси тракторлары белән килгән Илдар ага Хәмидуллин, Ирек Идиятуллин, Рифат Әминовлар зираттан чыккан агачларны, чүп-чарны ташып торды.

- Олы Кайбычта яшәүчеләр концерт, театрларга гына түгел, хәтта зират кебек изге урыннарны чистарту, төзеклән­дерү буенча оештырылган өмәләргә дә сирәк йөри. Шулкадәр халкы булган авылдан өмәгә 35-40 кеше генә килгән. Ел саен бер үк кешеләр катнаша. Әби-бабаларыбыз җирләнгән бу зиратны чиста тоту барыбызның да намус эше, - дип, дәгъва белдереп алды Илшат Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Саваплы эш