Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Тормыш яме

Анастасия Майданова - лаеклы ялда беренче елын гына түгел. Пенсиягә чыкканчы элеккеге "Рассвет" колхозында, хәзерге "Заволжье" җәмгыятенең Кече Мәме филиалында 13 ел дәвамында фермада дуңгызлар симертү буенча оператор булып эшләгән. Хәзер анда дуңгызлар да, мөгезле эре терлекләр фермасы да юк.

- Бу яшьләр өчен уңайсыз, якын-тирәдә бернинди эш юк. Элек бездә фермалар гөрләп эшләде, авылыбыз халкы уңган, малларның баш са­ны да күп иде. Әйт­кә­немчә, бездә хезмәт сөю­чән халык яши, күбесе авылдан читтә эш эзли­ләр, ничек тә яшәргә ки­рәк бит, - дип борчыла ул яшьләр өчен.

Анастасия Майданова шәх­си хуҗалыгында дуңгызлар, сарыклар, казлар асрый. Кош-корт үрчетә, кайбер елларда ана казы 28-31әр биби чыгарган, ә быел мактанырлык түгел. Зур бакчасы бар. Бәрәңге участогы шулай ук игътибар, вакыт, көч таләп итә.

- Кайвакыт төшке аш вакытында чәй эчәргә дә онытып җибәрәм, хуҗалык эшләре белән шө­гыльләнергә кирәк, башкача өстәлеңдә берни булмый, иртәгесе көннең иминлегенә бүген нигез салына бит, - ди ул.

Авылга журналистлар десанты көнне без аны күр­шеләрендә очраттык. Ул Елена Павловна Ворожейкинаның хәлен белергә кергән иде. Без Кече Мәме почта бү­леге начальнигы Ирина Козина белән бер­гә аны "Кайбицкие зори" район газетасына язылырга күн­дердек. Кыш якынлашкач, чәй эчеп утырганда бәлки газета укырга да вакыты табылыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X