Амалиягә безнең ярдәм кирәк
Зур Урсакның нәни кызы Амалия бик каты авырый һәм аны Германиягә дәвалануга алып бару өчен якынча 1 миллион 400 мең сум акча кирәк. Бүгенге көнгә бу сумманың 590 мең сумы җыелган. Амалия һәм аның әнисе Резедә Галиева безнең ярдәмгә дә өметләнә. Амалиянең бер кочак авыру тарихы язылган документлар белән безнең...
Зур Урсакның нәни кызы Амалия бик каты авырый һәм аны Германиягә дәвалануга алып бару өчен якынча 1 миллион 400 мең сум акча кирәк. Бүгенге көнгә бу сумманың 590 мең сумы җыелган. Амалия һәм аның әнисе Резедә Галиева безнең ярдәмгә дә өметләнә.
Амалиянең бер кочак авыру тарихы язылган документлар белән безнең редакциягә Резедәнең энесе Наилнең тормыш иптәше - Зур Урсак мәктәбенең технология укытучысы Лилия мөрәҗәгать итте. 30 ноябрьдә ике яшь тулачак Амалия районыбызның сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре арасындагы иң абруйлы фельдшерларның берсе, инде 33 ел буена Зур Урсак авыл җирлеге халкы сәламәтлеге сагында торучы Асия Әхмәтҗанованың оныгы булып чыкты. Чит кеше кайгысына без берничек тә битараф булып кала алмыйбыз, шуңа да озакка сузмыйча, халкыбыз ярдәменә таянучы гаилә янына юл тоттык.
Безне өйдә Асия апа белән Лилия каршы алды. Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган Резедә белән Амалия пропискада Зур Урсакта торса да, Казанда яшиләр икән. Аена ун мең сум түләп, чит кеше фатирында яшәргә мәҗбүр алар, чөнки сабыйны гел медицина, тернәкләндерү үзәкләрендә дәваларга кирәк.
- Безнең һәр көнебез Амалиянең тормышын саклап калу өчен көрәшкә тиң. Оныгымның авыру булуы турында авылда башта берәүгә дә сиздермәдем, шул баланың интегүләреннән йөрәгем телгәләнеп, елый-елый күзләрем шешенеп бетсә дә, һәр көн эшкә барам, үз авыруларымны дәвалыйм, җай чыккан саен, балаларыма булышыйм дип, Казанга чабам. Резедәмнең, авырга узгач, миңа дип бер кочак чәчәк күтәреп авылга кайтуы гел күз алдымда. Баксаң, аңа табиблар, синең балаң булмаячак, дип әйткән булган икән. Башта ул бу турыда миңа әйтмәгән иде. Йөклелекне чагыштырмача җиңел күтәрде, әмма баланы вакытыннан алда тапты. Авырый башлаганда, мин дә шунда идем. Өйдә суы китте һәм тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы чакырттык. Әмма безне бер бала тудыру йортыннан икенчесенә, аннан өченчесенә җибәрделәр. Әнә шулай йөри-йөри, хәлсезләнеп беткәч, сусыз килеш, 13 сәгатьтән соң гына тапты ул аны, - дип сөйли Асия апа.
Әнисенең өмете
Резедә белән мин гел телефон аша гына аралаштым. "Юлдаш" газетасына биргән әңгәмәсендә ул болай ди:
- Кып-кызыл канга баткан күзләрен күрдем мин сабыемның. Тәнендә гематомалар да бар. Кесарев кисеме ясасалар, бәлки бу хәлләр булмас иде, дип тә уйлыйм. Әмма, икенче яктан, табиблар минем гомеремне саклап калдылар. Чөнки кичкә кадәр каным агудан туктамады. Исән калдыруга тырышканнары өчен рәхмәт аларга! Хәзер кемнең нидә гаепле икәнен уйларга вакыт юк - буласы булган инде...
Ә дәү әни - Асия апа үзен гаепли. "Ничә хатынга бәби табарга ярдәм иттем, ник оныгымны да үзем генә таптырмадым икән? Баланы тугач та төшереп җибәргәннәрдер, дип уйлыйм", - ди ул.
Сырхауханәдә шактый озак дәваланганнан соң, бәби белән яшь ана Зур Урсакка кайта. Әмма тәҗрибәле медик Асия апа оныгындагы тайпылышларны тиз сизеп ала. Кызчыкның күз төпләре кара янган кебек, сул кулы, сул аягы хәрәкәтләнми диярлек. Яңадан сырхауханә юлларын таптау башлана. Республика балалар клиникасы профессоры аларга коточкыч хәбәр әйтә: бала, туганда травма алып, инсульт кичергән һәм бу балалар церебраль параличына китергән. Өстәвенә, хәзер сул кулы белән сул аягы кыскара башлаган. Икенче аягында да шундый үзгәрешләр күзәтелә. Диагноз куелганнан бирле, баланың гомере, ул тәпи йөреп китсен, урын-җирдә генә ята торган бала булмасын, куллары хәрәкәтләнсен өчен тырышалар.
Ә диагнозлары тел әйләнмәслек: инсульт, баш миенең перинталь зарарлануы, баш миендә киста, гемиатетоз, I-III дәрәҗәдәге дистрофия, гидроцефалия...
Кайсыгызның кулы җылы?
- Мин кызымның ихтыяр көченә, бала өчен шул дәрәҗәдә өзгәләнүенә сокланам да, кызганып та куям, коры сөяккә калды, йөрәгендә чир таптылар. Ире ташлап китте. Казан дигән зур казанда берүзе кайный. Үзе юлларын табып, Амалияне Мәскәүдә "Кортекс" медицина үзәгендә, Пензада, Пятигорски, Чехиядәге тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалатты. Алга китеш бар: Амалия хәзер әкренләп аягына баса башлады. Үсеш тукталмасын өчен аларга өч яшькә кадәр һичшиксез Германиягә барырга кирәк. Хәзер шунда чакыру көтәләр.
Бу үзәкләрнең барысы да түләүле, кайсы 500 мең сумнан артып китә, шуңа да баштанаяк кредитка батканнар, сатасы әйберләрен сатканнар. Ялгыз бала үстерүче яшь анада каян килсен соң шулкадәр зур акчалар? Дөрес, Резедә Казандагы төрле хәйрия фондларына мөрәҗәгать иткән, алар да зур суммаларда акчалата ярдәм иткән, эре сәүдә үзәкләрендә Амалия өчен хәйрия концертлары да оештырганнар. "Эфир" телеканалының "Город" тапшыруында да күрсәткәннәр. Туганнары, авылдашлары Фәнис Хәялиев, Рамил Хәмзин, Зөлфия Сафиуллиналар гаиләләре, пенсионер әбиләр - Гөлсинә, Әлфинур, Рәүфә апалар да акчалата булышкан. Германиягә бару өчен миллион ярымлап акча таләп ителүе турында республика газетасында Амалия турында мәкалә басылып чыккач, район үзәк сырхауханәсе хезмәткәрләре әлегә 20 мең сум акча җыйган. Район социаль яклау бүлеге министрлык аша ун мең сум акча биргән. Ортопедик аяк киемнәре бәясен дә алар түли.
- Акчага тилмергән чакларыбызда, район башлыгы янына керергә ике-өч тапкыр талпындым, әмма кыюлыгым җитмәде. Кеше өчен сорыйсы җайлы, үзеңә кыен икән. Сәламәтлек саклау министрлыгына да барырга киңәш итәләр. Бәлки алар да булышыр иде, - ди Асия апа.
Хөрмәтле Кайбыч халкы! Әйдәгез, бергәләшеп ярдәм кулы сузыйк әле шушы нәни кызга. Хезмәт коллективлары, эшмәкәрләр, аерым гражданнар Амалиягә акча җыю акциясенә актив кушылсын иде. Ярдәмне Зур Урсакта Асия Әхмәтҗанова аша күрсәтергә мөмкин.
Резедә Галиеваның телефоны: 89375292875. Интернетта аның турында бай мәгълүмат, видеолар да бар. Кызыксынучылар анда да мөрәҗәгать итә ала. Алар белән танышканнан соң, чынлап та сабыйның һәр көне көрәш булуына инанасың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев