Амалиягә ярдәм итүчеләр саны арта
"Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе игълан иткән "Амалиягә бергәләп ярдәм итик!" акциясе дәвам итә.
Әле шушы көннәрдә генә район мәгариф бүлегенең үзәкләштерелгән бухгалтериясенең баш бухгалтеры Миләүшә Газизова безнең белән элемтәгә чыкты.
- Амалиянең авыруы турындагы мәкаләне укыгач, икенче көнне үк районның мәгариф хезмәткәрләре катнашында узган киңәшмәдә Рамил Зиннәтуллин бу хакта сөйләде һәм без бертавыштан акциягә кушылырга булдык. Райондагы 47 мәктәп, шул исәптән балалар бакчалары, мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк, бухгалтерия хезмәткәрләре барысы да кызның тизрәк савыгуын тели. Бүгенге көндә үзәкләштерелгән бухгалтерия, Федоровское, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб, Мөрәле, Борындык, Колаңгы, Куш-Күл мәктәпләре, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Борындык, Колаңгы балалар бакчалары коллективлары кызның әнисенең банктагы исәп-хисап счетына 67 768, 34 сум акча күчерде, - диде.
Районның барлык авыл җирлекләре Советлары - 25 681 сум, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективы - 4 мең сум, район ветеринария берләшмәсе - 2 мең сум, федераль казначылык хезмәткәрләре банкка 900 сум күләмендә акча күчерде. Кошманнан Сәлимулла Мотыйгуллин 2 мең сум, Тәлгать Ногманов 1 мең сум акча китерде. Иске Чәчкабта кибетче булып эшләүче Рушания Камалиева редакциягә авылдашларыннан җыелган акчаны китереп тапшырды. Ул кибеткә кергән һәр кешегә Амалиягә ярдәм күрсәтергә тәкъдим иткән, акчасын да җыйган. Иске Чәчкабтан мәрхәмәт ияләре: Мөршидә Низаметдинова - 500 сум, Эльвира Нигъмәтуллина - 250 сум, Роза Зиннәтуллина - 200 сум, Минзилә Галләмова, Айрат Зиннәтуллин, Рушания Камалиева - 150 сум, Фәймә Хисамова, Илшат Галиуллин, Равилә Хәялиева, Разыя Нуретдинова, Гөлфия Сафина, Наҗия Борһанова, Наил Гыйбадуллин, Рәйхана Хисамова, Фирдания Гыйльманова, Гөлфия Кәлимуллина, Клара Гыйльманова, Фирдәүсә Газимҗанова, Ләйсән Сабитова, Әлфинур Гомәрова, Алия Галиуллина, Әминә Гафурова, Наилә Сибгатуллина - 100 сум.
30 ноябрьдә Амалия Галиеваның туган көне, аңа ике яшь тула. Сабыйга тизрәк аякка басуын, сәламәтлек телибез. Туган көнең шатлык-куанычлар алып килсен, Амалия!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев