Безне Урсакта да яраталар
Зур Урсак авылына эш сәфәре белән килгәч, почта бүлекчәсенә кагылмый булдыра алмадык. Район үзәгеннән читтә, Апас чигендә урнашкан авылда «Кайбыч таңнары»н ничек укыйлар, дигән сорауга җавап алу иде.
Зур Урсак почта бүлекчәсе начальнигы Гөлназ Нуриева сүзләренә караганда, хәзерге вакытта биредә "Кайбыч таңнары"н 128, рус телендәге басмасын 28 язылучы өенә алдыра икән. Ни шатлык, бүлекчәгә килеп кергәндә почта хезмәткәрләренең нәкъ менә безнең газетаның яңа гына кулларына килеп ирешкән чираттагы саны белән танышып утырулары иде. "Газет-журналлар килүгә иң беренче эш итеп район газетасын укып алабыз, андагы яңалыклар белән танышабыз. Авылдашларыбыз да көтеп ала, Кайбычның җанлы тормышын яктыртучы басма аларның да якын дусты", - диләр алар. Зур Урсак авылына хезмәт күрсәтүче Алия Мөхәммәтҗанова, Имәле Башында почта таратучы Зөлфия Галиева һәм инде 12 ел Чүкри Алан почтальоны булып эшләүче Роза апа Галиева белән хезмәтләренең җаваплылардан булуы хакында да сөйләшеп алдык. Җилме-яңгырмы, буранмы-салкынмы - газета-журналлар, пенсия-субсидияләр адресатына вакытында барып җитсен өчен тырыша алар. 2013 елның беренче яртыеллыгына матбугатка яздыру кампаниясен дә башлап җибәргәннәр. Эшне тиз тотарга уйлыйлар: алдан куелган план буенча декабрьгә кадәр газет-журналларга яздыруны тәмамларга кирәк. Әле хәзер дә авылларда почта бүлекчәсе тормыш кайнаган урыннарның берсе булып кала бирә: сәүдә ноктасы да ул, матбугат учагы да, хат-телеграмма җибәрү, акча алу урыны да, торак-коммуналь хезмәтләргә түләргә дә бирегә киләләр. План буенча 2013 елның беренче яртыеллыгына районда 12 мең данә газета-журналга яздыру күздә тотыла. Район почта элемтәсе бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта планның 30 проценты үтәлгән. Гадәттәгечә, яздыруның "урак чоры" ноябрь ахыры-декабрьгә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев