«Кадерлемнең кырыгы да үтте...»
21 август – Офицерлар көнен алар гел бергә сагынып көтеп алганнар. Аларның икесе өчен дә кадерле бәйрәм булганга, мул табын әзерләгәннәр, гомер юлларын искә төшергәннәр, туганнарын да чакырганнар. Ә быел...
Авылдашыбыз, районда “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенә нигез салган запастагы офицер Илһам Хөснетдиновның бу араларда кайгылы чагы әле. Хәрбиләргә хас җыйнак гәүдәсе дә тартылып киткәндәй, гел елмаеп торган йөзе дә сулган кебек. Шулай булмыйни, алтын туйларыннан соң бер елдан артыграк яшәгән хатыны Дания мәңгелеккә ташлап китте аны. Парлы күгәрченнәрдәй 51 елдан артык бер тән, бер җан булып гомер иткән якыныңны югалту ачысын шуны үзләре кичерүчеләр генә бөтен тирән леге белән аңлыйдыр.
Бу үлемнең котылгысыз булуын Илһам абый үзе дә, балалары, туганнары да күңелләре белән күптән сизенгән инде. Чөнки 2010 нчы еллар тирәсендә табылган яман шеш авыруы соңгы елларда тагын да азынган, төрле органнарда метастазалар барлыкка килгән. Казандагы онкология диспансерында, Буа, Апастагы сырхауханәләрдә химио терапия алу, дәваланулар да ракны җиңә алмаган. Әмма, “Мин авырыйм”, – дип төшенекелеккә бирелә торганнардан булмаган Дания апа. Һәр туган көнгә куанып шөкер иткән. Аш-суга, тегү-чигү, бәйләүгә оста булган, чисталык яраткан. Үлем ачылары белән көрәшеп яткан чагында да ул, синең дә коймак ашыйсың киләдер, үзем дә тансыкладым дип, табага үрелә. Әмма, дәрт бар,
дәрман юк, дигәндәй, бераз гына пешерә дә, хәле бетеп, караватына ава. Илһам абый үзе пешереп бетерә.
Дания апаны соңгы юлга озатырга килүчеләр бакчалары, ишегалларын күреп сокланды. Пионнары, розалары шау чәчәктә. Февраль аенда чәчкән энә күзе кадәрле генә орлыклардан тишелеп чыккан аллы-гөлле глоксинияләре күзне иркәли. Аларның кайсын матур гөл савытларына утыртып ишегалдына төрле урыннарга элеп куйган, икенчеләре бөтен ишегалдына диярлек җәелгән. Бөтен нәсел-нәсәбәне җыеп, өчесе, җидесен үткәргәндә, туганнары "Даниябезнең үзенә насыйп булмаган инде, иртә яздан рассадасын үстереп, теплицага күчереп утырткан кыяр, помидорларыннан да авыз итегез әле, компот, вареньелар да аныкы", – диеште. Ул кышкылыкка әзерләп калдырган банкалар тагын бер кыш чыгарлык, дип табындагыларны сыйладылар.
МӘХӘББӘТ ТАРИХЫ
“Сез гомерегез буе бер-берегезне яратып яшәгәнсез, тугры булгансыз”, – дим Илһам абыйга. Чөнки һәр сүзен нән хатынына булган хөрмәт, аның китүенә өзгәләнүе сизелеп тора.
– Яраттым! Яшь барган саен, мәхәббәт төрлечә үзгәрсә дә, асылы барыбер шул ук кала икән. Өйлә неш кән елларда сөю ут кебек ялкынлы була. Аннан соң балалар үстерәсең, дөнья мәшәкатьләренә күмеләсең, бер-береңә киңәшче, фикердәш буласың. Кояшлы көннәре арасында болытлысы да була, – дип җавап бирде Илһам Вилдан улы. – Дания авырый башлагач, мин үземне тулысынча аңа багышладым, җаена гына тордым. Казанга больницага, поликлиникага яки башка җиргә барырга кирәкме, дәваланганда хәлен белеп кайтыргамы – юлга чыктым да киттем. Кая барасы килсә, шунда алып бардым. Нинди ризык ашыйсы килсә, шуны алып кайттым. Химияләр алып, хәлсезлектән урын өстендә аунаган чакларында бу халәттән чыгарга булыштым, яныннан китмәдем, җылы сүзләрем белән яшәүгә рухландырдым. Без бу авыруны бергә кичердек дисәм дә, ялгыш булмас.
Мәктәп елларында бөреләнгән мәхәббәтләре шушы көннәргә кадәр җиткән аларның. Тәтеш районының Әтрәч авылында туып-үскән Илһам абый белән Апасның Идрәс авылы кызы Дания 9-10да Иске Йомралыда бер класста укый. Мәктәпне тәмамлагач, берсе хәрби уку йортына, икенчесе укытучылар әзерләүче училищега керә. Ике арада хатлар йөри башлый. Дания апа аларны шушы көнгә саклаган. 1970 елның 29 маенда туган көненә язылган хатында Илһам абый болай ди яза:
“Кояшлы матур май аеның соңгы көннәрендә җирдә яңа кеше – Дания исемле кыз туа һәм, дөньяга ямь өстәп, тормыш дулкыннарында тирбәлеп, үзенең яшәвен дәвам итә. Менә бүген дә май аеның шушы көне кулыма ручка алырга мәҗбүр итте. Чөнки син минем шатлыгым һәм бәхетем. Син инде педагог һәм тормышта үз бәхетен, барыр юлын сайлап алган кадерле кешем...” Ике елдан соң бер гаилә булып яши башлыйлар. Хатлар татар телендә язылган. "Кайда гына яшәсәк тә, туган
телебезне онытмадык", – ди офицер.
Безнең чорда һәр кызның истә лекләр, җырлар язып бара торган калын дәфтәре бар иде. Минеке әллә кайчан югалган инде. Дания апаның ул истәлек дәфтәре бүгенгәчә сакланган. Ул анда Илһамына багышлап шигырьләр язган. Дәфтәрдә хәр биләр өчен чыгарылучы инде саргаеп беткән газетадан кисеп алынган мәкаләләр дә бар. Гаилә кыйммәтләре, мәхәббәтнең зур көч булуы, хатын-кыз сафлыгы, хыянәт һәм тугрылык, әхлак, дуслык кебек төшенчәләр турындагы язмаларны да Илһамы җибәргән.
БЕРГӘ УЗГАН ОЗЫН ЮЛ
Хәрби хезмәте буенча Герма ниягә килеп эләккән офицер Хөснетдинов, туган ягына кайткач, сөйгәненә тәкъдим ясый. Әти-әни фатихасын алып өйләнешәләр. Әнә шулай итеп, Дания офицер хатынына әйләнә. Алман илендә уллары Илдан (хәзер Швециядә яши), кызлары Гөлнара (Казанда тора) туа. Илдан исеме ул елларда бөтенләй булмый әле. Даниясе кияүгә чыкканчы укыткан Борнаш мәктәбе директоры тәкъдим итә аларга ул исемне. Ил (ИЛһам) һәм Дан (ДАНия.)
Офицер хатынына хас бөтен сыйфатларны туплаган булып чыга сөйгәне. Нәкъ ул теләгәнчә: иренең төрле задание, командировкалардан көтеп алучы акыллы хатын, балаларының яраткан әнисе, уңган хуҗабикә. Ә бер частьтән икенчесенә күченүләр?! Бер урынга төпләнеп, уңайлыклар тудыралар да, тагын юлга кузгалалар. Бар әйберләре дә контейнерга сыеп бетсә ярар иде, ичмасам... Германиянең Арнштадт шәһәре, Чита өлкәсендәге Борзя, Украинадагы
Любомоль, ГДРдагы Квармбек, ФРГдагы Планкень, Ельня, Смоленск өлкә сендәге Вязьма-Брянск авылы... Бу – Хөснетдиновлар узган юл.
Теге калын дәфтәрдә 2015 елның апрелендә Мәскәүдән РФ Кораллы көчләренең гомумроссия ветераннары оешмасы рәисе, армия генералы Виктор Ермаков җибәргән хат та саклана. “Хөрмәтле Дания Әбзәл кызы! Ватан сакчысы гаиләсендә офицер хатының роле бәяләп бетергесез зур. Ул иренең хезмәтенә бәйле бөтен авырлыкларны йөрәге аша үткәрә. Офицер бар көчен Ватанга хезмәт итәрлек итеп, өендә уңай шартлар тудыра. Без сезне “Офицер хатыны» дигән медальгә лаек дип саныйбыз...”
... Үлем турында бер дә сөйләшмиләр алар. Шулай да берничә ел элек Дания ханым әйтеп куя: “Илһам, мин үлгәч, теләсәң, башка хатынга өйлән, яме. Әмма ялгыша күрмә, сине яратырлык, олыгайган көнеңдә карап-тәрбияләп торырлык булсын”...
"Җиде тапкыр бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән, хәрби тормыш юлларын үткән тормыш иптәшемә багышлыйм"
Даниямнең 60 яшенә язган идем.
Классташым гына булып калмадың син,
Безнең тормышта да булдың пар миңа.
Матур балалар, уртак хәрби юллар өчен
Рәхмәтлемен, кадерлем, бүген мин сиңа.
Немец җирендә, Байкал артында, Украинада да
Озата идең җыеп, мине ерак походка.
Тулы, матур өстәл корып, кочак ачып,
Каршы ала идең кайткан чакта "салып та".
Инде менә безгә 60, чәчкә чал да керде,
Әби-бабай булсак та, кочаклашып кына йоклыйбыз.
Сүнми, дөрли һаман мәхәббәтебезнең уты,
Без бит әле картлар, диеп тормыйбыз.
Кечкенә генә булса да, шук оныгың Тимур,
Дәү әни дип әйтә, матур итеп – чатлатып.
Алып барасың безне тормыш юлларыннан,
Абындырмыйча, ардырмыйча гына атлатып.
Син булмасаң, бу көннәрнең яме,
Булмас иде шулай бик матур.
"Кадерлем" дим, җидегән йолдыз шаһит:
Туганнар каршында синең белән мин горур.
Илһам Хөснетдинов
Даниям бәете
Васыять әйтәмен, кояш баегач,
Вафат булырмын, ахшамнар узгач.
Үлем түшәге каты тоела,
Әҗәл көткәндә яшем коела.
Әҗәл шәрабен тиздән эчәрмен,
Теге дөньяга сездән күчәрмен.
Газраил килер, җанымны алыр,
Матур йөзләрем саргаеп калыр.
Илһам кадерлем, ялгыз каласың,
Кайгылар баскач, арып таласың.
Ялгыз калуы авыр тоелыр,
Күп уйласаң, чәчләр коелыр.
Сабырлык бирсен Аллаһ рәхмәте,
Кайгыны басар кеше хөрмәте.
Улым һәм кызым, бәхил булыгыз,
Әтиегез белән тату торыгыз!
Бәхил булыгыз, тыныч торыгыз!
Минем рухыма дога кылыгыз!!!
Илһам Хөснетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев