Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мөрәле авылында гомер кичерүче Маһикамал апа Миңнуллина 90 яшьлеген билгеләп үтте

Мөрәле авылында гомер кичерүче Маһикамал апа Миңнуллина үзен котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбованы елмаеп каршы алды.

90 яшен тутырган юбиляр балалары, оныкларының күңел җылысын, кайгыртуын тоеп яши.

- Балаларым игелекле, ярдәмчелләр. 18 оныгым, биш оныкчыгым бар минем, шатлык өстенә шатлык, дигәндәй, якын арада алтынчысының дөньяга килүен көтәбез, - дип, шатлыгын безнең белән дә уртаклашты Маһикамал апа.

Ул тумышы белән Мөрәледән, мәрхүм ире, Бөек Ватан сугышы ветераны Хафиз ага да шушы авылныкы. Җиденче сыйныфны тәмамлагач ук тырыш кыз фермага эшкә килгән һәм шунда ун ел хезмәт куйган. Сугыш елларында яшьтәшләре белән окоп казырга йөргән, кирпеч заводында эшләгән. Сугыш тәмамланган елны фронтовик Хафиз белән гаилә корганнар, тигезлек белән сигез бала үстергәннәр. Аларның тормышына сөенеп яшәве - үзе бәхет түгелмени?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөрәле авылында гомер кичерүче Маһикамал апа Миңнуллина 90 яшьлеген билгеләп үтте