Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Олы Кайбычны урап үтүче юлны яңа технология буенча төзекләндерәләр

Яңа юл элеккесеннән ни белән аерылачак соң? Мәсьәләгә ачыклык кертүен үтенеп, прораб Александр Барсуковка мөрәҗәгать иттем.

«Татавтодор» ААҖе Апас филиалының 20 юл салучысы 13 махсус техника ярдәмендә эш белән мәш­гуль. Өч чакрым 600 метрга сузылган юл, дөрестән дә, башкача салыначак икән. 10 майда төзүчеләр иске асфальт өслекне җимереп, ваклый башлаган. Ике урында су торбалары куеп калдырганнар, яраксыз грунтны читкә чыгарганнар. Юлның бер өлеше ташлы ком­нан, кайбер өлешләре ташлы ком һәм иске асфальт-бетон катнашмасыннан гыйбарәт булачак. Гадәттә, юл катламының төп өлешен вак ак таштан салалар, ә бу очракта ул бөтенләй кулланылмый. Александр Барсуков әйтүенчә, мондый юл ремонтсыз-нисез 15 ел­га кадәр хезмәт итәргә тиеш.

- Цемент түшәгәннән соң, өслеккә эмульсия агызабыз, болай эшләү юлны ныграк итә. Сыйфат гарантияләнә, чөнки барлык эшләрне дә 3D система буенча башкарабыз. Алдан үлчәгәннәр буенча күр­сәткечләр махсус техниканың компьютерына кертелә, ә акыллы машиналар төгәл эшли, - дип сөйләде прораб.

Мастер Булат Минкин белән юл төзүче Дамир Әхмәтгәрәев 3D системаны көйлиләр иде. Булат бу объектка Тәтеш районыннан ук килгән, ә Дамир - үзебезнеке, Кайбыч участогында эшли. Юллар идарәсенә урнашуына бер генә ел булса да, Дамир һөнәрен үз итеп өл­гергән. Хәер, эшне яратмаучылар биредә озак тоткарланмый: эссе кояш астында көн буе авыр эш башкару җиңелләрдән түгел. Кайбычны урап үтүче юл 15 сентябрьгә әзер булачак, дип ышандыра юлчылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч Олы Кайбычны урап үтүче юл