Хатын-кыз матур булырга тиеш! Әйе, тиеш! Табигать иң беренче чиратта хатын-кызга матур булу вазыйфасын йөкләгән. Чөнки матурлык - дөньяны үзгәртә, күңелләргә үтеп керә алган зур бер көч ул. Ә без, хатын-кызлар, моны һәрвакыт белеп яшәргә тиеш!
Әнә, янәшәсеннән чибәр хатын-кыз атлаган ир-атны гына күзәтегез сез. Үзе горур, канәгать, күзләре дә елмая төшкән, усалланырга да исәбе юк бугай... Мондый ир-атлар барлык көчле затлардан да бер башка өстен күренә, чөнки аның янында җир алиһәсе үзе елмаеп бара ич! Ә үз-үзен караган, килешле күлмәк, прическа ясаган мөлаем әнине җитәкләгән балага күз салганыгыз бармы?! Андый чакта баланың әнисе белән ничек горурланганын тойсагыз икән! Ак яулыгын килештереп бәйләгән, сары гәрәбәсен таккан әбиләргә ничек сокланырга яратабыз без! Әбиме ул, бәбиме, менә шул матурлык дигәне үзенә тарта шул кешелекне, матурлык үзенә гашыйк итә.
ИРЕНМӘ ГЕНӘ!
Үземнең мең төрле күзәтүләремә, тәҗрибәмә таянып әйтәм һәм кирәк булса исбатлый да алам: безнең райондагы һәр хатын-кыз үзенчә чибәр, үзенчә матур! Чын әгәр! Әнә, кемгәдер кереп чумардай серле күзләр, кыйгач кашлар бирелгән, кемдәдер башкалар көнләшерлек зифа буй-сын, сөйкемлелек, озын, куе чәчләр, нәфислек, йөзләргә нур сибүче күңел матурлыгы... Бары күрә, үзеңдә бу сыйфатлар барлыгын таный белергә генә кирәк. Бу урында нәни генә бер сер ачам: мин матур дип уйлаган һәр хатын-кыз дөньяга да бик чибәр булып күренә ул!
Бу юлларны укыган кайберәүләр, бәлки бу урында, әй сеңелем, авылда нинди матурлык күзгә күренсен, авыл хатыны эшкә баткан инде ул, дип уйлап (бәлки әйтеп) куяр. Миңа калса, барысы да үзебездән тора. Бакчада мул булып җиләк-җимеш, яшелчә өлгергән чакларда нигә әле алма уып, шуны азрак май белән бутап, биткә ягып тормаска ди? Бит тиресе хәзер йомшарып, агарып китәчәк. Суыткычтагы катык коры тире өчен дә, куллар өчен дә менә дигән шифа! Ромашка, кычыткан суы белән битне юу, чәчне чайкау...Саный китсәң, кул астында гына да безне матур итүче күпме нигъмәт бар! Беләсезме, эш хәтта бу продуктларның файдалы компонентларында гына да түгел, ә үз-үзеңне кайгырта һәм ярата башлауда! Һәм моның нәтиҗәсе бик тиз күренәчәк әле! Әнә, минем Иске Чәчкаб авылында яшәүче сиксәннән узган дәү әнием җәйләрен кычыткан, әрекмән яфраклары җыеп, кыш буе шулар белән чайканырга бер дә иренми һәм файдасын да күрә!
ЯЗМАМ ГЕРОЕ
Аңлагансыздыр инде, бу язмам белән мин җирдә яшәгән һәр нәфис затның табигый гүзәллеккә ия булуы турында исбатларга алындым. Чибәрлекне, гадәттә, яшьлек белән янәшә кую гадәте бар. Мин моның белән берничек тә килешмим. Хатын-кызның гомер букчасына еллар саны өстәлә барган саен, аның үз яшенә генә хас аерым матурлыгы ачыла бара. Егерме яшьтәге чибәрлек табигатьтән салынган булса, кырык-илле яшьтәге кыяфәтегез үзегездән тора ди, әнә, француз модельеры Коко Шанель. Безнең җирлектә яшәгән хатын-кызларга да туры киләме икән бу сүзләр, әйдәгез тикшереп карыйк әле. Язмам герое - районның үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе - Миләүшә апа Газизова. Пенсиядә булса да, аның эш тәҗрибәсе кирәк әле. Миләүшә ханымның нәзәкатьле сөйләменә, үзенә генә хас киенү үзенчәлегенә, затлы тотышына күпләрнең игътибар иткәне бардыр. Ул гомер буе авылда яшәгән, икътисад системасында эшләгән кеше. Машиналар су чәчрәтеп уза торган яңгырлы көндә дә, кышкы буранда да, җәй кызуында да Миләүшә апа зәвыклы образын саклый белә. Сөйләшүбезне дә нәкъ шул сораудан башладым. Һәрчак матур булып калуның сере нидә икән соң?!
- Әби-бабайдан килгәндер бу сыйфат миңа. Безнең әнинең әнисе сылу гәүдәле, байбичәләргә охшаган әби иде. Ул бары тик ак күлмәкләр генә кияр иде. Мин дә кечкенә чагымда ук өстемне алмаштырмыйча, матур күлмәк кимичә кизләүгә төшмәгәнмен. Сеңелем белән яшел чирәмнән, яланаяк, матур күлмәк киеп суга йөргәнбез. Мин үзем Олы Кайбыч авылы кызы. Сеңлем һәм биш ир туганым бар. Ир туганнарым аракы, тәмәке белән мавыкмады, без эш белән үстек. Кызлар өйдәге эшләрне кайгырта иде. Егетләр авыр физик эшләрне башкарды. Мин утын вата белмим, безгә андый эшләр эшләтмәделәр, ир туганнар арасында кадерле кызлар булып үстек без.
- Шулай да үзегезнең матурлык серен әйтмәдегез әле, Миләүшә апа...
- Элек-электән "Татарстан" радиосын тыңларга яратам. Өйдә дә шуны тыңлап эшлим. Күптән инде шунда бер тапшыру вакытында зур завод директорының тормыш иптәше белән матурлык серләре турында әңгәмә булган иде. Ул ханым, мин гомерем буе үзебез үстергәнне ашыйм, өй эшләрен дә үзем башкарам һәм кәҗә сөте эчәм, шуның белән юынам, дигән иде. Шуннан соң мин дә кәҗә алдым. Хәзер балаларыма, оныкларыма да аның сөтен эчерәм. Кәҗә сөтен, файдасы булсын өчен, саугач парлы килеш эчәргә кирәк икән, без шулай эшлибез.
- Һәрбер хатын-кыз үзенчә матур, дигән гыйбарә белән килешәсезме?!
- Әлбәттә! Бары тик үзеңне яратырга, кайгыртырга һәм карап йөрергә кирәк. Күлмәкне дә таслап, килештереп кия белү мөһим! Мин урамга чәчемне тарамыйча, матурлап ясамыйча чыга алмыйм. Яулыкны да гади итеп кенә ябасым килми, мин аны бантиклап булса да бәйләп куям. Үземне карамыйча йөрергә күңелем рөхсәт итми минем. Без хатын-кызлар һәрвакыт үзебезгә нәрсә килешкәнне белергә тиеш. Яраткан төсләрем - ак һәм кызыл. Соңгы арада зәңгәр төсне дә үз итә башладым әле. Йолдызлыгым буенча Сукояр булгач, зәңгәр төс миңа уңыш алып килә дип ышанам. Апаста озак еллар Саклык банкында эшләдем. Шунда отчет белән барасы булганда зәңгәр костюмымны киеп барсам - эшем һәрчак уңышлы булып чыга иде.
- Безнең районда яшәүче нәфис затларга нинди киңәшләрегез бар?
- Бездә бик матур хатын-кызлар яши. Әмма бүгенге яшьләр эш урыннарына дөрес киенеп килә дип әйтә алмыйм. Лямкалы киемнәр, кыска итәкләр җитди эш урыннарында эшләүчеләргә һич килешеп бетми. Эш урынында тыйнак кием, үзенчә дресс-код булырга тиеш, дип уйлыйм.
Миләүшә апа белән без әле тагын оныклар, Кайбычның көннән көн матурлануы, китаплар, музыка, шигырьләр, чәчәкләр турында да озак сөйләштек. Чит илгә бару турында бер дә хыялланмый икән, туган җирнең патриоты булып яши. "Дүрт тапкыр дәү әни инде мин. Балаларым белән дә, оныкларым белән дә бик горурланып яшим. Җәйгә оныкларым кайта. Алар белән бергәләп урамнарны, паркны әйләнергә яратабыз. Нинди тынлык, дип сокланып йөри алар. Бассейнга барабыз. Оныкларым Кайбычны бик ярата, авылдан һич китәселәре килми. Ә яратырлык та бит! Кайбыч торган саен үзгәрә, матурлана бара. Кыска гына вакыт аралыгында күпме яңалык!" - ди ул горурланып. Һәрвакыт формада булуның тагын бер сере - спорт белән дус булу. Миләүшә Газизова, пенсионерлар спартакиадасында катнашып, призлы урыннар яулый. Йөзү, йөгерү, чаңгыда йөрү белән мавыга ул. "Казанда өч-дүрт ел рәттән спартакиадада катнаштым. Анда барып тормышны күреп кайтасың. Кайбер спорт төрләрендә сиксән яшьлек әбиләр дә катнаша. Матурлык, сәламәтлек, формада булу... Барысы да үзеңне әзерләүдән, дөньяга карашыңнан тора," - дип фикерли чибәр ханым.
Миләүшә апа белән күрешүебез үзе бер матурлык турында ләззәтле әңгәмәгә әверелде. Үзем дә әле бу теманы дәвам итеп бик озак яза алыр идем. Әмма газетаның бите чикле икәнлекне дә онытмаска кирәк. Инде нәтиҗә ясап шуны әйтәм: матур булып яшәр өчен тирә-юнең дә, кыяфәтең, кигән киемең, күңелең дә гүзәл булырга тиештер ул. Ә иң мөһиме - һәр хатын-кызга үзен яратып, үзенең матурлыгына ышанып яшәү кирәк. Сезнең матурлыкка мин ышанам, ә үзегез?!
(Бу темага фикерләрегез булса, хатларыгызны көтәм! Матур булырга бергәләп өйрәнербез!)
Нет комментариев