Олы Тәрбиттә яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак
Төзүчеләр әлеге модульле пунктның стеналарын узган атнаның сишәмбесендә генә монтажлый башлаган. Өч көн эчендә түбәсен дә күтәреп куйганнар.
- Без бирегә килгәндә баганалар гына бар иде, - ди монтажчылар Константин, Станислав, Максим, Альберт.
Егетләрнең барысы да армия мәктәбен узган, республиканың авыл районнарында фельдшер-акушерлык пункты төзү тәҗрибәләре дә бар. Бер үк вакытта электрүткәргечләре дә сузалар, янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе дә урнаштыралар. Максатлары - эшләрен ун көн эчендә төгәлләү. Шуңа да вакыт белән дә хисаплашмыйлар. Иртәнге сәгать дүрттә эшкә тотыналар да, кичке унга кадәр төзиләр. Дөрес, кояш уттай кыздырганда бераз тукталып торалар.
- Төзүчеләр бөтенләй йокламый ахры, - ди алар турында авыл халкы.
- Мин түзмәдем, медпунктны карап кайттым инде, - ди Людмила Сорокина.
- Урынын да дөрес сайлаганнар, авыл уртасында, ак каеннар янында, - дип шатлана Людмила Тараканова. - Искесе дә безгә озак хезмәт итте. Кырык яшьтән узып барам, үземне белә башлаганнан бирле авыл халкы шунда йөрде.
Олы Тәрбиттә яшәүчеләрнең барысы да медицина хезмәте күрсәтүнең тагын да яхшырачагына, бала табучыларның күбәюенә, гомер озынлыгының артачагына ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев