Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Олы Урсакның Акъәбисе кем?

Сугыш һәм балачак... Әлеге ике сүз арасында бернинди дә бәйләнеш юк сыман. Бу шулай тоела гына. Сугыш беркемне дә аямый: ир-атны да, хатын- кызны да, картларны да, балаларны да. Күпме вакытсыз өзелгән гомер, читкә кагылган язмыш... Бөек Ватан сугышы еллары... Күпме япь-яшь егет һәм кызлар, абыйлар һәм апалар, сугыш кырларында...

Сугыш һәм балачак... Әлеге ике сүз арасында бернинди дә бәйләнеш юк сыман. Бу шулай тоела гына. Сугыш беркемне дә аямый: ир-атны да, хатын- кызны да, картларны да, балаларны да. Күпме вакытсыз өзелгән гомер, читкә кагылган язмыш...


Бөек Ватан сугышы еллары... Күпме япь-яшь егет һәм кызлар, абыйлар һәм апалар, сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган. Безнең матур киләчәгебез өчен алар үз гомерләрен кызганмаган. Бу якты тормыш өчен без алар алдында бурычлы. Су­­гыш чоры балалары сугыш вакытында бик күп авырлыклар күргәннәр. Ләкин ач-ялангач тормыш, авыр хезмәт аларны куркытмаган. Завод-фабрикаларда да, басу-кырларда да ал­ны-ялны белмичә тырышып эшләгәннәр. Әбиләребез сугыш ачысын күр­гән. Балачагы сугыш елларына туры кил­гән ак яу­лыклы әбиләребез безнең авылда бармак бе­лән генә санарлык калды. Кү­бесен сугыш ятим итте. Кадерле әбиләребез, сез кайгыларга бирешмәдегез.

Шуларның берсе - ак яулыклы Акъәбиебез Фатыйма Тимершина. Әйе, Әмирхан Еникинең "Әйтел­мәгән васыятендә"ге кебек мин аңа яратып, хөрмәт итеп, Акъәби дип дәшәм. Чөнки ул бу сүзләргә лаек. Әк­рен генә Фатыйма әбинең гомер йомгагын сүтәсем килә.

Фатыйма әби 1925 ел­ның 25 апрелендә Сафиулла абый белән Гайниҗамал апаның алтынчы баласы булып дөньяга килә. Абыйлары Газизулла, Хәбибулла, Хәлиулла, Кәрибулланың, апасы Мәсрүрҗиһанның яраткан сеңелләре була ул. Сугыш башлану белән, абыйлары яу кырына ки­тә. Сугыш чоры баласы буларак, тормышның бө­тен авырлыгын татый: басуда урак ура, өлкәннәр белән беррәттән урман кисү кебек бик авыр эш­ләрне дә башкара ул. Фатыйма әби­нең сөйләү­лә­ре буенча, ул Бакырчы, Кошман якларында киез итек өс­теннән чабата киеп, окоплар казый. Аякка ияргән балчыкны чабатадан кырып төшерүе җиңелрәк булган.

Җәй көннәрендә, ашый­сы килүне басар өчен, борчак саламыннан борчак җыеп, утта куырып ашаганнар. Тәтеш якларында утын кисәргә дә туры килә аңа. Елгада пароходлар күргәч, туган якны сагынудан күзлә­ренә яшьләр килгән чаклар да аз булмый.

Фатыйма әби Бөек Җи­ңүне Карелиядә каршылый. Карелиядә ул хәрби юллар төзүдә катнаша. Чит җир­ләрдә шактый йөр­гәннән соң, Фатыйма әби туган авылына, туган нигезенә әйлә­неп кайта. Үзенең булачак тормыш иптәше Дәү­ләтша абый белән кичке уенда таныша. Дәү­ләтша абый - Бөек Ватан сугышында катнашып, исән-сау авылына әйлә­неп кайткан егет. 1947 елның 27 ноябрендә алар бергә бәхетле тормыш корып җибәрәләр. Тыныч тормыш шартларында Фатыйма әби төр­ле эшләр башкара. Лаеклы ялга чыккач та, чөгендер басуыннан кайтып керми, алдынгылар рәтен бирми. Фидакарь хезмәте өчен Фатыйма әби медальләр, истәлекле бү­ләк­ләр бе­лән бүләкләнә. Дәүләтша абый да кул кушырып утырмый. Гому­мән, агач эшенең остасы була ул.

Дәү­ләтша абый белән 32 ел гомер кичерәләр. 1978 елның 27 декабрендә Дәүләтша абыйның сугыш яралары яңа­ра, каты авырудан вафат була. Фатыйма әби кайнанасы белән кайнатасын да кадерләп соңгы юлга озата.

Хәзерге вакытта Фатыйма әби үзе генә гомер итә. Аллага шөкер, үз аягында "кызлар кебек" йөри. Биш вакыт намазын калдырмый. Өе чиста, матур итеп җыелган. Шул чисталыкка тагын да ямь өстәп, тәрәзә төбендә аллы-гөлле гөл­ләр үсеп утыра. Җәен бакчада да әкрен генә "казына": яшелчәсен үстерә, чүбен утый, суын сибә.

Фатыйма әби өеннән кеше өзелми. Олысы-кечесе аңа киңәшкә килә, сәдакасын китерә, шатлыгын уртаклаша, кайгысын тарата. Әби һәр кешегә үзенең киңәшен бирә, догасыннан калдырмый. Авылда аның фатихасын алмаган бер генә кеше дә юктыр, мөгаен.

Күр­ше­се Зөһрә апа һәр көн әбинең хәлен белә, тәмле ризыкларыннан да өзми. Зөһрә апа - үзе дә күп кайгылар кичергән ана. Ирен, баласын югалтты. Инде 70 нче дистәсен ваклап бара. Кешелеклелек, миһербанлылык кебек сыйфатлар анда иксез- чиксез. Әби­гә кылган игелекләре өчен Ходай аның үзен зурласын.

Мәктәп укучылары да һәрдаим әбигә булышып тора. Мин - 9 нчы сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе. Укучылар бе­лән берлектә, Фатыйма әбигә гел ярдәм итеп торабыз. Ул безне ачык йөз белән каршы ала, гыйбрәтле хәлләр турында сөйли. Сугыш чоры хатирәләрен яңарта. "Балачакта, яшьлектә күргән михнәтләр һаман онытылмый. Сезгә без күр­гәннәрне күрергә язмасын. Тырышып укыгыз, әти-әниләрегезнең игелекле балалары булып үсегез! - ди Фатыйма әби. Укучыларга гел үзе­нең үгет-нәсыйхәтләрен бирә, олылап килгәннәре өчен, рәхмәтен белдерә. "Бер рәхмәт мең бәладән коткара", ди халык мәкале. Аларның эшләгән яхшылыклары меңе белән үзләренә кайтсын.

Мәк­тәп күләмендә "Сугыш чоры балалары" ди­гән альбом төзедек. Әбие­без турында бик күп мәгъ­лүматлар альбомда да тупладык.

Быел кадерле әбиебез 90 яшьлек гомер язын каршы алды. Авылыбызның иң мөхтәрәм, иң хөр­мәтле Акъәбисе булып, озын-озак яшә, Фатыйма әби!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев