Аккошлар – гүзәллек билгесе
Кече Мәме авылына баргач, капка төпләрендә, бакчаларда, ишегалдында әнә шундый пар аккошларны күреп сокланган идек. Соңгы араларда алар Олы Кайбычта да күренгәли башлады.
Тирә-юньгә ямь биреп торучы аккошларның искергән покрышкалардан ясалуын белгәч, халкыбызның күңел байлыгына тагын бер кат сокланып куйдык. Баксаң, аларны ясау үрнәген авыл җирлеге башлыгы Юрий Самарский интернеттан алган икән. Аккошларның күбесен ул ясаган. Ә менә мәктәп бакчасындагысын аның өйрәтүе буенча укытучылар Аркадий Киселев белән Юрий Козин ясаган.
- Без теләсә кайда аунап ятучы покрышкаларга гүя җан өрәбез, - ди Юрий Семенович. - Декоратив аккошлар ясау өчен әллә ни таләп ителми: теләк булсын да, иҗат фантазияңне генә эшкә җигәргә кирәк. Бар эш коралы -үткен пычак, болгарка, тимерчыбыклар. Аккошларны соңыннан буйыйбыз. Һәр аккош кулдан ясала, шуңа да бер төрле ике кошны очратмассыз.
Сөйләшә тогач, шул ачыкланды. Юрий Самарскийның кул эшләренә һәвәслеге мәктәп елларыннан ук килә. Ышанырсызмы-юкмы ул бәйләү, чигү остасы да икән әле. Җылы оекбаш-бияләйләр, кофталар да бәйли белә. Моннан берничә ел элек район Сабантуена Татарстан гербын чигеп биргән. Авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлагач кына чигү-бәйләү белән утырырга вакыты юк. Ә аңа кадәр әбиләргә капчык-капчык йон да эрләп биргән. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип Юрий кебек уңганнарга әйтәләрдер ул. Башлангыч класслар укытучысы булып эшләүче тормыш иптәше Татьяна Ивановна да кул эшләренә һәвәс. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан уллары Игорьның беренче класста укыганда үзенә җылы оекбаш бәйләп киюен әле дә хәтерлиләр гаиләдә. Апас һөнәр училищесында укучы уллары Андрейның да кулы кулга ятып тора. Матурлыкны әнә шулай үз куллары белән тудыра Кече Мәме уңганнары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев