Федоровское Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына “Миссис Россия International” титулына ия булган Алиса Тулынина килде
Федоровское авылындагы Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында узган шимбәдә Казан волонтерларын каршыладылар.
Без - социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллин (өстәге рәсемдә) һәм мин бераз гына иртәрәк килгән булып чыктык. Әмма вакытны бушка уздырмадык: интернат тормышы белән таныштык, биредә яшәүче әби-бабайлар белән аралаштык. Күренеп тора, интернат белән әле узган ел гына җитәкчелек итә башлаган Фидаил Гарәфетдинов мондагы тормышны җанландыру, яшәү шартларын тагын да яхшырту уе белән янып эшкә керешкән.
- Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, минем дә интернат территориясен матур, өлкәннәр өчен уңайлы итеп үзгәртәсем килә. Җир участогыбыз шактый зур, яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге үстерергә дә җитә. Ә менә капкадан килеп керүгә, сул якта куе булып агачлар үсә, кыргый куаклар да күп. Шуңа да аларны кисеп чистартырга булдык. Бу урында менә дигән кечкенә ял паркы ясарга була бит! Яңа ел алдыннан интернет аша Казаннан ландшафт дизайнеры белән аралаштым. Ул, миңа киңәшләрен биреп, урынны кайтып карарга вәгъдә итте һәм ярдәм итәчәкләренә ышандырды. Сүзендә торды, гыйнвар урталарында бер төркем волонтерлар белән кайтып, участокны карады, аның киңәшләре белән кайбер агачларны кистек, матурракларын, мәңге яшел наратны калырдык. Территорияне чистарту буенча эшебез күп әле. Агачларның яртысыннан күбрәге генә киселде, төбен, тамырларын чокып алырга кирәк.
Дизайнер, "Светский", "Continent Expedition" журналлары журналисты Ирина Рәхимова булачак паркның якынча эскизын эшләгән. Бу яшел зонада агачлар, дару үләннәре үсәчәк, аромотерапия - хуш исле үләннәр белән дәвалау почмагы, кыш көне ял итү өчен җылытылган беседка, оранжерея булыр дип көтелә. Иске сырхауханәнең нигезе сакланган, анда сулык ясарга, фонтан куярга җыеналар. Әлеге матурлыкны коляскада гына утыручы инвалидлар да күрә алсын өчен, брусчатка җәелгән махсус сукмаклар ясалачак. Төзелеш эшләре спонсор исәбенә алып барылачак, андый фирманы тапканнар инде.
- Әле бүген генә шушы проект буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән фикер алыштык, - диде социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева. - Ул безнең идеяләрне хуплый гына һәм һәрьяклап ярдәм итәчәген белдерде. Район ярдәменнән башка гына бу эшләрне башкарып чыгу мөмкин түгел. Чөнки төзелеш башланганчы, әйткәнебезчә, үзебезнең көч белән участокны чистартырга, ком, таш кайтартырга кирәк. Максатыбыз - интернаттагы яшәү шартларын өйдәге кебек итү. Бу бит кеше вакытлыча гына яши торган сырхауханә дә, ял йорты да түгел. Монда эләгүчеләрнең башка барыр җире юк, шуңа да аларның бертөрле тормышын мәгънәлерәк итү өчен тырышабыз.
Ә Фидаил Фирдәвесович узган ел ахырында Казанда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә сыйфат менеджментын гамәлгә кертү практикасы буенча укып, сертификат та алып кайткан.
Өй җылысы кирәк
Саф һавада киләчәккә матур планнар белән танышканнан соң, интернат эченә уздык. Әби-бабайларның кайсы коридордагы йомшак диванда сөйләшеп утыра, кайсылары үз бүлмәсендә. Ә менә Чүти авылыннан килгән Харис абый Тимергалиев тренажерда шөгыльләнә иде. Янәшәсендә - шәфкать туташы Ләйсән Минһаҗева.
- Бу тренажерны безгә әле күптән түгел генә районнан бирделәр, - диде Харис абый, педален әйләндерә-әйләндерә. - Шушы яшемә җитеп, мондый әйбернең барлыгын да белми идем. Яхшы нәрсә икән.
- Сәламәтлеге мөмкинлек бирүче әби-бабайларның барысы да минем күзәтү астында тренажерда шөгыльләнә. Бик күп уңай эмоцияләр алалар, - дип сүзгә кушылды Ләйсән ханым.
- Ыргак белән түгәрәк паласлар да бәйлим, вакыт күп бит, - дип каршы алды безне бүлмәсендә Анна апа Сидорова.
Кама Тамагыннан килгән Тамара әби Батракованың да бүлмәсе көлеп тора. Интернатта иң матур бүлмәгә игълан ителгән бәйгедә юкка гына беренче урынны яуламаган икән. Сервиз белән бүләкләгәннәр үзен. Тәрәзә төбендәге савытта үсентеләр баш калкыткан.
- Петуния белән помидор чәчтем, хәзер бакча эшләре якынлаша бит, - диде ул, мине шаккаттырып. - Күрәсезме, шифоньерда күпме күлмәгем бар, коридорга халат киеп чыкмыйм инде мин, гел күлмәктән йөрим. Башкалардан аерылып торасым килә.
Баксаң, монда барлык бүлмәләрдә дә шулай язга әзерләнәләр икән. Казанда кырык елга якын шофер булып эшләгән Александр Муравьев белән Түбән Кама "егете" Евгений Ныров яшәгән бүлмәдә яшел суган өлгергән. Интернатта яшәүчеләрнең тагын бер шөгыле арткан - дөге, карабодайдан картинкалар ясарга өйрәнгәннәр. Дәвалау физкультурасы белән шөгыльләндерүче социаль хезмәткәр Венера Садыйкова һәм башка хезмәткәрләр бу технологияне Буадагы Картлар һәм инвалидлар йортында эшләүче хезмәттәшләреннән өйрәнеп кайткан.
- Бездә бит төрле авырулар бар. Кайсылары инсульт кичергән, куллары начар тота, буыннары сызлый. Бу шөгыль аларның бармакларына менә дигән физкультура, - диюе белән хаклы шәфкать туташы.
- Күрәсез, картлар хәлләреннән килгәнчә ни белән булса да мавыга. Без моны хуплыйбыз гына. Бәлки, алар башлаган эшләрен ахырына кадәр башкарып та чыга алмас, әмма бу күңелләренә дәрт өсти, сызлануларын оныттырып тора, шуның белән вакыт узуын да сизми калалар. Монда китаплар күп, "китапханәче" итеп Раиса апа Емелееваны билгеләргә җыенабыз. Картлар йортында яшәвенә карамастан, күңел төшенкелегенә бирелми, тирән мәгънәле шигырьләр яза ул, бәлки, әле җыентыгын да чыгарырбыз. Мини-ферма да ачарга телибез, ягъни тавыклар, сыер алырга. Район башлыгы Альберт Илгизәрович та бу фикерне хуплады, - диде Чулпан Галимулловна.
Татарстанның иң чибәр кызлары - интернатта
Без интернаттагыларның яшәеше белән танышып йөргән арада Казан кунаклары - волонтерлар да килеп җитте.
Кулларында пакет-пакет, тартма-тартма бүләкләр, барысы да яшьләр, чибәрләр. Үзара танышабыз. Чибәрлек бәйгесендә "Миссис Россия International" титулына ия булган Алиса Тулынина, "Мисс-Татарстан-2009" исемен алган, "Мисс Россия" бәйгесендә 50 катнашучы арасында 15 финалист арасына чыккан Карина Исмәгыйлева, бизнесмен, социаль коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Тимур Гайнетдинов, Казандагы "Галатея" беренче санлы сынлы сәнгать мәктәбе укытучысы Светлана Казанцева, студент Алия Әюпова, ландшафт дизайнеры Ирина Рәхимова, Казан федераль университетының психология институты доценты Инна Дмитриева һәм ветераннарның "Онытылган көйләр" ансамбле солистлары. Карина "Универсиада йөзе" исеменә дә лаек булган. Тормышта шөгыльләре төрле булса да, максатлары бер - республикадагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортларына ярдәм итү.
Шул максатта социаль челтәрдә ачык төркемнәрен булдырганнар. Челтәр аша интернаттагыларга бүләкләр җыюны оештырганнар, аларны җыю урыннарын күрсәткәннәр. Нәрсә бүләк итәргә, дип баш ватасы юк, исемлекне дә куйганнар: җылы носкилар, футболка-майкалар, халатлар, төнге күлмәкләр, бабайларга шарфлар, әбиләргә яулык, шәлләр, домино, шахмат, кроссвордлар, сәгатьләр, китаплар, мозаика, альбом, фломастерлар, йомшак ризыклар - зефир, мармелад...
- Дөресен генә әйткәндә, без ярдәм итәргә теләүчеләр шулкадәр күп булыр дип уйламаган да идек. Изгелек, игелек төшенчәләре чыннан дә мәңгелек. Безнең волонтерлар төркеменең әле исеме дә юк, оешып кына киләбез. Әмма кыска гына вакыт эчендә күп интернатта булдык инде. Яңа ел алдыннан "Картлыкны шатлык итеп!" дигән акция игълан иткән идек, безнекеләр Федоровскоега да килде, әби-бабайларны котлап, Кыш бабай бүләкләре тараттылар. Элемтәләребез алга таба да дәвам итәр дип ышанабыз, - ди Алиса Тулынина.
Волонтерлар сынлы сәнгать мәктәбе укучылары ясаган бик күп картиналар да алып килгән.
... Кунаклар китте, ә интернат-йортта, өлкәннәргә өмет өстәп, яшьлек, яз исе калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев