Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбычта эчкечелекне булдырмау буенча җыелыш узды

Халык арасында сәламәт яшәү рәвешен булдыру, исерткеч эчемлекләр, сыра куллануны, тәмәке тартуны профилактикалау буенча эшче груп-паның авыл җирлекләре башлык¬лары катнашында узган чираттагы утырышында сүз күпләрнең үзәгенә үткән эчкечелек хакында барды. Әлеге очрашуның инициаторы булган район үзәк сырхауханәсенең баш врачы Гөлнара Сафиуллина агымдагы елның беренче яртыеллыгында үлем күрсәткеченә тукталды һәм аны киметүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын тәкъдим итте.

Утырышны башлап җибәргән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин проблеманың аеруча кискен торуына тукталды. 
– Райондашларыбызның арабыздан вакытсыз китүе барыбызны да борчый. Гомерләр бер генә бирелә, шуны матур итеп яшисе иде дә бит. Үлемгә китергән төп сәбәпләрнең берсе эчкечелек икәнлеген дә таныйбыз, – диде Альберт Илгизәрович. – Җинаятьләрнең дә күбесе эчкән килеш кылына. Кайбер ваемсыз ата-аналарның аракы белән дус булуы нәтиҗәсендә гаиләләр тарка-ла, балалар иза чигә. Районда моңа каршы профилактик эш алып барыла барылуын, әмма хәл барыбер без теләгәнчә уңай якка үзгәрми шул әле. Килеп туган хәл конкрет гамәлләр таләп итә. 
Гөлнара Сафиуллина билгеләп узганча, алтмыш кеше йөрәк-кан тамырла-ры авыруларыннан, унбише – картлыктан, унбере – яман шештән, җидесе төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә вафат булган. Әле гөрләтеп яшәрдәй 17 кешенең 12се еллар дәвамында спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпле җир куенына кергән. 
Кайбыч полициясе начальнигы урынбасары Марат Идрисов та үз чыгышында аерым фактларга тукталды. 
– Бүгенге көндә полициядә «алкоголик» категориясендәге 14 кеше профилактик исәптә тора, шуларның бишесе – хатын-кызлар, – диде ул. – Алар Кече Мәме, Федоровское, Хуҗа Хәсән, Олы Урсак, Борындык, Ябалак, Кошман авыл җирлекләрендә яши. Балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегендә исәптә торучы 23 ата-ана, балаларын тиешенчә тәрбиялисе урынга, әледән-әле хәмергә үрелә. Бу – бик аяныч күренеш. Әлеге гаиләләр полициянең генә түгел, профилактика органнарының да даими контролендә. Федоровское, Олы Подберезье, Чүти авыл җирлекләре безне аеруча борчый, алар «лидерлар» сафында. Мондый күренеш 11 авыл җирлегендә күзәтелә. 
Эчкән килеш җәмәгать урыннарында йөрүчеләр булуы да безне бер дә бизәми. Шул сәбәпле, 99 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Мондый очраклар Федоровское (16), Олы Кайбыч (12), Олы Подберезье (11) авыл җирлекләрендә еш күзәтелгән. Штрафка тартылу гына сабак булмаган, күрәсең, 12 кеше кабат шул сәбәп белән полициягә эләккән. Моңа өстәп, җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр эчкән алты кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Исерек килеш руль артына утырган 17 машина йөртүче автотранспорт белән идарә итү хокукыннан колак каккан. 
– Эчкечелек – безнең барыбызны да борчуга салучы кискен проблема. Рай-он территориясендә сыйфатсыз, ялган аракы эчүдән үлүчеләр бар, исерекләр җинаять юлына баса, – диде Марат Идрисов, чыгышын тәмамлап. 
Олы Подберезье, Федоровское, Ульянково, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре башлыклары да үз чыгышларында бу юнәлештә профилактик эшчәнлекне көчәйтергә кирәклегенә басым ясадылар. 
– Спиртлы эчемлекләрне даими кулланучыларның берсе дә, безгә килеп, үз гаебен танымаячак, – диде Альберт Рәхмәтуллин. – Аларның алдагы язмышы күп дәрәҗәдә безгә дә бәйле. Без бу кешеләргә ярдәм итәргә бурычлы. Фельдшерларга, полициянең участок уполномоченныйларына үз авылла-рында кемнәр эчүе билгеле. Шуңа да андыйларга карата чаң сугарга, берсен дә яшереп калмаска кирәк. Авыл җирлекләре башлыклары бу эшкә депутатларны да тартсыннар, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы профилактик чараларны да ешрак уздырсыннар иде. 
Эшче группа утырышында барлык профилактика субъектларына да эшне активлаштыру бурычы куелды. Төп максат – эчкечеләрне айныту, шуңа бәйле үлем очракларын киметү. Бу юнәлештә полиция, социаль яклау, сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорларына максатчан эш алып бару йөкләнә. 
Эчкечелек аеруча чәчәк аткан җирлекләргә рейдлар оештыру турындагы фикергә дә килделәр. Район башлыгы катнашындагы шундый беренче рейд узды инде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев