Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбыч районында 50 еллык классташлар очрашуы булды

Мин әлеге классташлар очрашуын, 50 еллык озын тәнәфестән соң, укытучыбыз Сабира апа Низамиеваның залдан-залга йөреп биргән кыңгырау) тавышын ишетеп, соңга калмас өчен, йөгерешеп кереп утырган иң кадерле ачык дәресебез дип кабул иттем. Без Закирова Рузалия Разыховна, Хәбибрахманова Фатыйма Хәбибрахмановна, Мартынова Роза Газизовна, Кучерова Флера Фаттаховна үткәргән класс сәгатьләрен хәтеребездә яңарттык.

Очрашуга соңга кала яздым шул. Апамның оныгы Ришат машинасыннан төшкәндә: нинди матур кешеләр җыелган, дигән уй, яшен тизлегедәй башымнан узды. Ә алар безнекеләр икән. Аягымны җиргә дә басып өлгермәдем, Даниябез Гыйльманова (Түбән Камада врач-стоматолог) фотога да төшерә башлады. Шуннан китте татлы күрешүләр, карашып туктап калабыз да, син кем әле диеп, гаҗәп катыш елмаешабыз. Тирән хисләрне аңлатырга гади сүзләр генә җитмәс иде монда.
Без укып йөргән «Мәчет» залы да, «Зур» зал, «Камчатка»да юк инде. Ике катлы зур мәһабәт бинага күреп туя алмаслык матурлык эченнән уздык. Ә бит, заманабыз өчен, без укыган мәктәп тә бик күркәм, бай иде. Һәр класс укучылары анда экскурсиягә йөрдек, экспонатларны санап бетерә торган булмады. Әйе, гомер- гомергә мәктәбебез атаклы булды. Ул чакларда да бакчаларыбыз бай иде, биология һәм хезмәт укытучысы Равил абый Зәйнуллин корыган куакларны чистартып, җиләк-җимешне тәрбияләп тору серләренә күп өйрәтте. Иге-чиге булмаган уй-хисләребезгә бирелеп, якты-зур мәктәп эченә уздык. Яңача укыту-тәрбия алымнарына нигезләнеп җиһазланган бүлмәләрдә йөрдек. Монда безне хәзерге зур уңышлары, горурланырлык эшләре белән таныштырдылар. Без дә, үз чиратыбызда, бүләккә дип алып кайткан китап­ларыбызны мәктәп китапханәсенә тапшырдык.
Очрашуыбызны анда катнаша алмаган кадерле остазларыбыз, сабакташларыбызны искә алып, Коръән белән башлау иде максатыбыз. Салтыйганнан классташыбыз Мәдинә Гыйльфанова, кыскача план белән таныштырды һәм Коръән уку өчен Казанда яшәүче Рәфыйкъ Саттаровка сүз бирде, мин багышлап, бергәләп дога кылдык. Аллаһы Тәгалә барчасының да рухларына ирештерсә иде.
Мәктәптән соң безне кафега, мул өстәлле әзер табынга алып киттеләр. Шулай итеп, ачык дәресебез, якты матур кафеда дәвам итте. Үзебез турында сөйләр алдыннан, тартма эченнән, тылсымлы яшерен сүзләр язылган теләкләр алып укып, күңелләребезне күтәрдек. Гаҗәп бит - 100%, барыбыз да дәрестә «5»кә җавап бирдек. Теләк-тәкъдимнәр дә күп булды. Мамадышта врач-педиатр булып эшләгән Саимәбез Ләлә Хәйруллинага кадерле әнисен тәрбияләүдә сабырлык, әҗер-саваплар теләде.Казандагы финанс- икътисад институында белем алган Әлфия Хәйретдинова дин белемнәре дәресләрен бергәләп үткәрә алсак, яхшы булыр иде, - диде. Яшел Үзәндә гомер кичерүче Роза Хикмәтуллина тагын өч елдан очрашуны кабатлау турында сүз кузгатты. Насыйп булсын дип, барчасына да кушылдык. Дәресебез 5-6 сәгатькә сузылса да, сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Биедек, уйнадык, җырладык, елаштык та. Намазыбызны да вакытында укый алдык, шөкер. Ә сөйләшүләрнең иң гаҗәп өлеше - балалар турында сөйләшүгә җиткәч булды. Чөнки, мизгелгә генә булса да, үзебез балалар ролендә, балачакка, мәктәп елларына кайткан идек. Үзебезне мәктәп укучысы итеп хис иттек.
Дәрес-сәяхәтебезне кичке сигездә, авылыбызның гаҗәеп матур ял паркында дәвам иттек. Андагы фонтаннар, күктәге төнге йолдызлар кебек, ясалма күл өстендә җемелдәшәләр иде. Кышкы матур шугалак та үзенә тартып тора. Биг­рәк тә шимбә көннәрендә яше-карты монда ял итә икән. Безгә алар белән дә очрашу насыйп булды. Үзебез дә гүзәллеккә хозурланып ял иттек. Болар минем туган авылымда бит, - дип сөенештек.
Ярты гасырлык очрашуга килгән сабакташларыбызга рәхмәтләребезне әйтәсебез килә. Авыру-сырхаулардан арынып, эш-мәшәкатьләребезне калдырып җыелганбыз икән, чынлап та бер-беребезне сагынганбыз, ихлас күрешүне теләгәнбез.
Ә иң олы рәхмәтләребез, шушы мәҗлесне оештырып, безнең һәрберебезнең тәкъдимен кабул итеп, көчен-вакытын кызганмаган, авылыбызда яшәүче дустыбыз-сабакташыбыз Ләлә Хәйруллинага, кызы Гөлнарага (фотога төшерүче), очрашу турында беренче сүз катучы, табыныбыз өчен үзеннән дә аерым өлеш кертеп сөендерүче Фазыл Шәкүровка рәхмәтләребез булсын. Ул үзе Түбән Камада яши.Кафе хуҗалары, дустыбыз-сабакташыбыз Рәмзия Гарәфетдинованың балалары иде. Күңелебезне күреп, моңлы музыкасы белән кинәндерүче сабакташыбыз Шәйхулла Гарифуллинның улы Сирингә дә рәхмәтләребез ирешсә иде.
Очрашулар гаме
Борма озын юллар, таныш сукмак
Кайттык бүген төрле җирләрдән.
Йөрәкләрдә тулган кайнар хистән
Шатлык яше ага күз­ләр­дән.
Кызарып чыккан кояш, аяз күк
Бәхет дими моны, ни дисең?
Җиргә басып, атлап йөрү шатлык,
Онытабыз кайчак, беләмсез?
Тормыш матур, яшәүләре рәхәт
Бу җиһанның серле йортында.
Кадерләрен берүк белсәк иде,
Очрашулар гаме һәр җанда.
Очрашуны көттек дулкынланып,
Бу җыелышу, бәлки соңгысы.
Күңелләргә кереп калсын әле
Шушы мәҗлесләрнең җылысы.
Арабыздан дуслар китә тора
Моңсулатып барча күңелне.
Ешрак итик әле, ешрак итик
Сагынып искә алыр көннәрне.
Бер очрашу - үзе бер гомер бит
Насыйп булды күркәм күрешү.
Һәммәбезгә көч өстәсен иде
Монда булган татлы сөйләшү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев