Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбычта социаль-хокукый кунакханә гаиләләрне кабул итте

Мәгълүмат агымы көчле булган хәзерге заманда проблемалары артык күп булмаган кешеләргә дә кайчагында кыенгарак туры килә. Ә көймәсе комга терәлүчеләр чуалган мәсьәләләр йомгагын мөстәкыйль хәл итә дә алмаска мөмкин. Бу очракта аларга социаль хезмәткәрләр ярдәмгә килә.

«Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә, балалар белән эшләү һәм социаль яклау бүлекләре үткәргән чираттагы утырыш яшь әти-әниләрнең хокукый яктан мәгълүматлы булуларына багышланган иде. Очрашуда, каралачак сорауларның нинди характерда булуын исәпкә алып, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге белгече Алсинә Ибраһимова, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбыч районындагы бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллина, "Өмет" үзәге юристы Рушан Хәялиев катнашты. Хокукый ярдәм күрсәтү өчен бу көнне социаль хезмәтләрдән файдаланучы тугыз гаилә чакырылды. Алар арасында Турминскийдан Бочкаревлар гаиләсе дә бар иде. Ольга һәм Евгений очрашуга улы һәм кызы белән килгән.Икенче балалары күптән түгел генә туган, шуңа күрә аларга Ана (Гаилә) капиталына сертификат та тапшыр­дылар. Чулпан Камалиева Бочкаревлардан сертификат акчасыннан ничек файдаланачаклары белән кызыксынды.
- Иске йортыбыз белән янәшә яңасын торгызырга телибез, сертификат акчасын төзелеш өчен кулланырга планлаштырабыз, быел нигезен салып калдырырга уйлыйбыз, - диде гаилә башлыгы Евгений.
Алсинә Ибраһимова Ана капиталының бер тапкыр бирелә торган 25 мең сумын хәзердән үк алу мөмкинлеге булуын аңлатты, шулай ук калган акчалардан кайчан һәм ничек файдаланып булуы турында сөйләде. Мәсәлән, балага өч яшь тулганчы, алар йорт төзелеше яки торак шартларын яхшырту өчен кредит алу хокукына ия. Ә өч яшьтән соң капитал сертификатын йорт төзелеше өчен куллану җиңелрәк, кредит алу мәҗбүри түгел, аны шулай ук балага белем бирүдә дә файдаланып була. Гаиләне мошенниклар, ягъни, кырыгалдарлардан сак булыр­га өндәделәр.
Максат булганда, ул кешенең күзләрендә генә түгел, хәтта хәрәкәтләрендә дә тоемлана. Бочкаревлар белән дә шулай: гаиләнең алга куелган максатлары бар, димәк, барысы да яхшы булачак! Моннан тыш, Евгенийга карата хөрмәт уяткан факт - аның тырышлыгы һәм кайгыртучанлыгы белән икенче бер гаилә сак­ланып калган.
Олы Подберезьеда туып-үскән Наталья Шершиковага, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала буларак, күптән түгел Олы Кайбычтагы яңа йорттан фатир бирделәр. Аның кечкенә баласы бар, бик тиздән икенчесе дә туачак. Яшь хатынның әти-әнисе ярдәменә таяна алмаганлыгы көн кебек ачык. Гаилә язылышмыйча яши, рәсми рәвештә теркәлмичә эшләүче ирнең акчасына көн күрә. Натальяның, декрет ялына кадәр беркайда да эшләмәү сәбәпле, бернинди дә социаль түләүләр һәм өч яшькә кадәрге балаларга бушлай бирелүче сөт кухнясын алмавы белән хәл катлаулана. Кайсы гына пособиене алма - аз керемлелек буенчамы, бала караган өченме, балалар бакчасы өчен өстәмә компенсацияме - барысын рәсмиләштерү өчен керемнәр турында белешмә кирәк. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар һәр ситуацияне төрле яклап карарга тырышты, шуңа күрә бер сорау артыннан икенчесен бирделәр, әни кеше бала тудыру йортында булганда баланың кем белән калачагы турында да кызыксындылар. Аннары бергәләп сорауларга җаваплар таптылар. Натальяның иренә рәсми рәвештә эшкә урнашырга яки мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга тәкъдим ителде. Шулай ук икенче баланың никахлары рәсмиләштерелгән, тулы гаиләдә туачагына ышаныч белдерделәр.
- Мондый очрашуда мин беренче тапкыр катнашам. Әлегә кадәр дә иремне рәсми рәвештә эшкә урнашырга күндереп караган идем. Бик күп яңалык һәм файдалы мәгълүмат биргән бүгенге очрашудан соң уңай якка үзгәреш булыр дип ышанам, - диде Наталья.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшү вакытында нинди генә очраклар каралмасын, барысы да керемнәр турындагы белешмәгә килеп терәлде. Турминскийдан икенче бер яшь гаилә шулай ук никахларын теркәмичә генә яши һәм аларның да баласы туган. Ир кешене аның атасы дип тану өчен шулай ук эш урыныннан белешмә кирәк. Гаилә башлыгына үзе яшәү урыны буенча теркәлгән күрше райондагы мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга киңәш иттеләр.
Мәлкидән Наталья Кадырова гаиләсе - күпбалалы. Икенче бала туганнан соң ул Ана капиталы сертификаты алган, әлеге акчага өйләренә янкорма төзегәннәр. Күпбалалы гаилә буларак, Кадыровлар җир участогы алырга хокуклы. Натальяга аны вакытында рәсмиләштерергә тәкъдим иттеләр.
Очрашу барышында яңа туган балага документлар: туу турындагы танык­лык, гражданлык алу, аны яшәү урыны буенча теркәү, эшләмәүче йөкле хатын-кызларга, эш урыны булмаган яшь бала караучы аналарга декрет түләүләре , 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә пособие, балалар бакчасы өчен төп һәм өстәмә компенсация, күпбалалы гаиләләр өчен каралган ташламалар билгеләү тәртибен аңлаттылар.
- Социаль-хокукый характердагы мондый очрашуларга без ялгыз аналарны да, оныкларын тәрбия­ләүче әби-бабайларны да чакырабыз, - диде Чулпан Камалиева. - Бүген чакырылган гаиләләрнең күбесе тормыш хәлләре авыр булганнар, ягъни аларның хәл ителәсе проблемалары күп, даими эш урыннары юк, безнең районда яшәү урыны буенча теркәлмәгәннәр һәм башкалар. Аларның төп проблемасы, барыннан да бигрәк, чуалган тормыш йомгакларын сүтәргә теләкләре булмауда. Безнең төп бурыч - башкаларны кайгыртып, аларга ярдәм кулы сузу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев