Кайбычтагы элмә такталардагы хаталар аңлашылмаучанлык китереп чыгара
Олы Кайбыч авылы уртасындагы юллар кисешкән урынга куелган әлеге элмә тактага күбегезнең игътибар иткәне бардыр. Туры барсаң- Мәлки авылына килеп чыгасың, сулга китсәң- Ябалакка. Ә уңга борылсаң... Богайгамы? Юк шул, күпме генә эзләсәгез дә андый авылны таба алмассыз, чөнки бездә андый торак пункт бөтенләй юк.
Юллардагы элмә такталар юлчылар өчен тулы бер мәгълүмат чарасы. Үзеңә бөтенләй таныш булмаган ерак юлга чыксаң да анда язылган исемнәргә карап, дөрес барганыңны чамалыйсың. Ләкин, кызганычка каршы, аларның язылышында кайчак хаталар да очрый шул. Бу мәсьәлә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевны да борчый. Нәкъ менә аның инициативасы һәм ярдәме белән без сезне барлык авыл җирлекләрендәге авылларның дөрес атамасы белән таныштырып барачакбыз.
- Гомер-гомергә административ бүленеш булган. Белешмә материалларга күз салсак, хәзерге бүленеш совет чорындагысыннан бик нык аерыла. Бездә кайбер исемнәрнең үзгәрүе тарихи вакыйгаларга: РСФСРның - Россия Федерациясенә, ТАССРның Татарстан Республикасына әйләнүенә һәм Кайбыч районының яңадан район статусы алуына бәйле. Хәтерегездә булса, Кайбыч Апас районыннан унөч авыл Советы белән аерылып чыкты. Соңыннан җирлегебездә үткәрелгән төрле үзгәрешләр нәтиҗәсендә хәзер бездә унҗиде авыл җирлеге исәпләнә. Алга таба аларның санын арттыру яки киметү урынсыз, бу безнең өчен иң кулай вариант. Торак пунктларның татар һәм рус телендәге исемнәре Татарстан Республикасының 2005 елның 7 декабрендә дөнья күргән 116 нчы законы нигезендә расланган. Багай авыл җирлеге Кайбыч муниципаль районы авыл җирлекләренең исемлеген башлап җибәрә. Яшел Үзән районы белән чиктәш бу җирлек районның төньягына урнашкан һәм Багай, Кодыбирде, Арыслан, Салтыйган авылларын үз эченә ала. Элек Багайда да, Арысланда да чиркәү булган. Чиркәве булган рус авыллары элек-электән «село» дип йөртелгән. Авыл исемнәре рус телендә дөрес язылган. Ә менә Олы Кайбычтагы элмә тактада Багайның Богай дип язылуы күпләрдә канәгатьсезлек уятадыр. Элмә тактаны урнаштырган юллар идарәсе үзвакытында моңа игътибар бирмәгән, ягъни бу өлкәдә яхшырак хәбәрдар булган оешма белән киңәшләшеп тормаган һәм хата киткән. Багай авылы - административ үзәк ул. Совет чорында Арыслан авыл Советы булган. Ул нигездә рус авылы. Ә Салтыйган авылы бездә милләтләр дуслыгының ачык чагылышы, анда руслар һәм татарлар гомер-гомергә дус-тату гомер кичерә. Халык телендә Колабирде (Кулабердино) дип йөртелүче авыл тарихта Кодыбирде буларак билгеле, законда да шулай теркәлгән. Гөбенә елгасы буена урнашкан бу кечкенә авылның чын исеме шундый булуын күпләр белмидер дә әле. Монда хезмәт сөючән халык яши. Салтыйган авылының тагын бер тарихи исеме бар - "Ышнал башы". Әлеге исем шушы авылга ерак булмаган урыннан агучы Шеланда (Ышнал) елгасына бәйле рәвештә килеп чыккан.
- Авылларның инде тарихта гына калган исемнәре әле дә халык хәтерендә. Әйе, хәтер мәңгелек ул. Әмма авыл исемнәре рәсми документларда да, газета битләрендә дә законда күрсәтелгәнчә дөрес язылырга тиеш, - диде Рәмис Хәялиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев