Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кече Кайбычта яшәүче Рамилә һәм Фәрит Зиннуровлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты

Фәрит белән Рамиләнең икесе өчен дә гаилә беренче урында. Эштә яуланган дәрәҗәләр дә, дан-шөһрәткә ирешү дә, матди байлык та гаилә җылысын алыштыра алмый, дип уйлый алар. Сүзем Кече Кайбыч авылында яшәүче Зиннуровларның күркәм гаиләсе турында. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән традицион очрашуда катнашу бәхете дә быел аларга елмайды. Бәхет дим, чөнки бу чарага республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан йөзек кашына тиң иң үрнәк гаиләләрне генә чакыралар. Әлеге очрашудан Президентыбызның гаиләләргә карата игътибарлы булуына, аларны хөрмәт итүенә сокланып кайткан Зиннуровлар белән без дә әңгәмә кордык.

Президент һәм аның тормыш иптәше белән очрашу югары дәрәҗәдә үткән. 
– Безне бик җылы каршы алдылар. Башта «Казан» гаилә үзәгендә теркәлү үттек, анда чәй өстәле әзерләгәннәр иде.  Аннары Кремльгә, Рөстәм Миңнеханов һәм Гөлсинә ханым белән очрашуга алып киттеләр, – диде Фәрит. – Анда 50 гаилә чакырулы иде. Президент барыбызны да сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. Гаилә парларын мул табыннар артында кунак иттеләр, танылган артистлар концерт куйды. Соңыннан барыбызга да сувенирлар һәм «Без бергә» дип исемләнгән китап бүләк иттеләр. Анда очрашуда катнашкан гаиләләр, шул исәптән безнең гаилә турында да язганнар. Моңа бик сөендек. Кайбычта үрнәк гаиләләр күп, нәкъ менә безне сайлаганнары өчен җитәкчелеккә рәхмәтлебез. 
ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе чыгарган «Без бергә» китабына Рөстәм Миңнеханов үзе автограф куйган һәм кереш сүз дә Президент исеменнән язылган. Анда мондый юллар бар: «Нык гаилә генә милли һәм мәдәни гореф-гадәтләрне, туган телне, җәмгыятьтә милләтара дуслыкны һәм гражданнар арасында татулыкны саклау өчен нигез булып тора. Чын йөрәктән барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек, бәхет телим. Гаиләләрегез тату һәм нык, мәхәббәтегез гомерлек булсын!» 
  Рамилә дә, Фәрит тә Кече Кайбыч авылында туып-үскән. Йортлары бер-берсеннән әллә ни ерак булмаса да, бер мәктәп сукмагын таптасалар да, егет белән кыз арасында мәхәббәт һөнәри уку йортына кергәннән соң гына бөреләнә әле. Фәритнең Казанда педагогика университетында, Рамиләнең Буадагы медицина көллиятен­дә укып йөргән чагы. Икесе дә үзләре тәмамлаган Олы Кайбыч мәктәбенә чыгарылышлар очрашуына кайта. Егет белән кыз нәкъ менә шул көнне бер-берсен «күреп» ала, бу очрашу киләчәк язмышларын хәл итә дә инде. Шуннан бирле бергә алар. Дүрт ел матур гына очрашып йөргәннән соң, гаилә учагын тергезәләр. Әти-әниләре белән өч ел яшәгәч, ипотекага йорт салалар. Башка чыксалар да, ике яктан да әти-әниләре – Рәшит абый белән Гөлшат апа да, Мидхәт абый белән Равилә апа да әле дә булса ныклы терәк аларга. 
– Бездә каенана, килен дип аеру юк. Ике әнине дә бертигез күрәм, – диде Рамилә. – Үземне тудырып үстергән әнием ничек якын булса, Гөлшат әниемне дә шулай яратам. Ике яктан да әти-әниләребез бик тәрбия­ле,  акыллы  кешеләр. Рәхмәт аларга! 
Килен каенана туфрагыннан диюләре хактыр. Гөлшат апа белән Рамиләнең хәтта сайлаган һөнәрләре дә бертөрле. Гөлшат апа озак еллар район үзәк сырхауханәсендә акушер булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Никадәр йөкле хатынга әни булырга ярдәм иткән, аларның тулгак газапларын җиңеләйткән, күпмесенең сабыйларын беренче булып кулына алган кеше ул. Рамилә дә әнә шундый мәрхәмәтле һөнәр иясе – каенанасы эшләгән сырхау­ханәнең участок шәфкать туташы. Хәзерге вакытта өченче баласы белән дек­рет ялында. Фәрите – крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе. Үзенең техникасы бар, су белән тәэмин итүгә бәйле хезмәтләрне башкара. Фәрит Ябалак авыл җирлеге депутаты да. Хезмәт сөючән, кулы бар эшкә дә ятып тора. Авыл җыеннарында Фәрит Зиннуров адресына халыктан да, җитәкчеләрдән дә рәхмәт сүзләре еш яңгырый. Намуслы хезмәте күпсанлы Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бәяләнә. Зиннуровлар төрле бәйгеләрдә, авылның гына түгел, районның да җәмәгать тормышында актив катнаша. Алар сәламәт яшәү рәвеше алып бара, бергәләп бассейнга йөриләр, табигатьтә ял итәләр. 
Бу гаиләнең йорт-җире, тормышы бар яктан да җитеш. Әнә шул җылы матур ояларында өч балалары үсеп килә. Булатлары быел бишенче класста укый. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләрме әле?! Булат та  әтисе кебек тырыш булырга охшаган, һәр эшнең рәтенә, техника серләренә төшенеп үсә. Кадрияләре өченче класста белем ала, ул әнисенең уң кулы, һәр эштә булышчысы. Ә Нурисламнарына әле биш ай гына, абыйсы белән апасы яратып туя алмый бәләкәчне. 
– Гаиләң булу – олы бәхет ул. Ана булу – икеләтә, балаларыңның сау-сәламәт, тәүфыйклы булулары өчләтә бәхет. Һәрбер хатын-кызга боларның барысын да татырга насыйп булсын, – дип елмая Рамилә. 
  Рамилә һәм Фәриткә киләчәктә дә, әти-әниләре Рәшит абый белән Гөлшат апа кебек, «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале алырлык итеп, үрнәк гомер кичерергә язсын. Яшәү мәгънәсе медальдә генә дә түгел бит, гаилә кыйммәтләрен өстен куеп, туганлык җепләрен саклап яшәүдә. Зиннуровлар шулай уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев