Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хуҗа Хәсәндә яшәүче Анатолий Клементьев — җитмеш төрле һөнәр иясе

Анатолий Клементьев үзенең шөгыле турында, шаяртып, бу ниндидер бер авыруга әйләнде инде, ди. Техника, тимер-томыр белән кайчаннан мавыга башлавын хәтерләми дә инде ул. Аңа бу шөгыль әтисеннән күчкән.

Тегү машинам киреләнә башлагач, Хуҗа Хәсән авылында яшәүче җитмеш төрле һөнәр иясен искә төшердем. Анатолий Николаевичның кулыннан килмәгән эше юк икәнлеге турында башкалардан ишетеп белә идем инде, шуңа да аңа мөрәҗәгать итәргә булдым. 
Ишек алдына килеп керүгә үк, әллә нинди детальләр, төрле механизм­нарга тап буласың. Ватылган бер генә көнкүреш әйберсен дә ыргытмый, башкаларын ремонтлаганда аннан үзенә кирәкле детальне табып ала. Әнә шулай итеп аларга икенче тормыш бүләк итә. Мавыгуы турында кызыксынуымны белгәч,  үзе ясаган бер җайланманы күрсәтте. 
– Мин моның белән бакчадагы чүпне юкка чыгарам, аны ясаганда балалар велосипедын файдаландым. Чүпкә каршы көрәштә файдасы зур икәнлеген күреп, башкалар да иске велосипедлар эзли башлады. Ә менә бу «ф» хәрефе формасындагы җайланма авыр тимер торбаларны җиргә кагу өчен кирәк, – диде Анатолий Николаевич. 
Ул миңа заманында бик популяр булган «Зингер» маркалы тегү машинасын да күрсәтте. Буяулары инде әллә кайчан кырылып, тутыгып бетсә дә, менә дигән итеп эшли икән әле ул. Аны да Анатолий абый үзе төзәткән. «Күптәннән сакланып калган унбишләп машинам бар. Ә монысы Кытайда ясалган, юлга алып йөри торган, әйбәт тегә», – диде ул, тагын бер гадәти булмаган тегү җайланмасын күрсәтеп. 
Авылдашлары ватылган әйберләрен төзәттерергә     еш килә аның янына. Чөнки  менә дигән итеп ремонтлавын яхшы беләләр. Ул замок та алыштыра, кием дә кыскарта. 
Тагын бер мавыгуы бар әле аның – бакчачылык белән шөгыльләнә. Гүзәл бакчасында ник бер буш урын булсын. Әнә помидорлары сабагында кызарышып утыра, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер, бәрәңге, ташкабакның да уңышы мул. Ел дәвамына җитәрлек итеп яшелчәләр белән тәэмин итә ул үзен. Ялгызым гына яшим, дип ялкауланып ята торганнардан түгел. Быел аңа 67 яшь тулган, үзе әйтмешли, әле энергиясе ташып тора. 
Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева да авылдашы турында матур фикерләрен җиткерде. 
– Анатолий Николаевич туган ягыбыз табигатен дә кайгырта, чишмәләрне чистартуда да үз өлешен кертә. Авылдан ике-өч чакрым читтәрәк урнашкан көтүлек җирләрендә ике чыганак бар. Элегрәк җәйге кызуларда терлекләр шуннан су эчкән, – диде ул. – Заманында ул чишмәләрне авыл кешеләре карап, чистартып торган. Хәзер аларның берсе дә исән түгел инде. Чишмәләр дә ташландыкка әйләнгән, туфрак белән күмелгән, буралары да череп беткән. Моңа йөрәге түзмәгән Анатолий абый авылдашларыбыз Сергей Кривов һәм Николай Волков белән бергә аңа җан өрде: чишмәне чистартып ачтылар, боҗра урынына трактор тәгәрмәченең зур дискын куйдылар, торба эретеп ябыштырдылар. Су түгәрәккә җыела һәм   торба буенча ага
Суы авылдагы күлгә агучы тагын бер ташландык чишмә булган. Анатолий Николаевич аны да чистарта, хәзер дә гел карап тора. Үзара салым акчасына экскаватор белән су агу урынын чистартканнар. Әнә шулай күмәк көч белән авыл халкы өчен файдалы эшләр башкаралар, табигатьне саклауга үз өлешләрен кертәләр. 
Без мул сулы күл янында да булдык. Шулкадәр матур урын ул. Күлдәге каз-үрдәкләрнең исәбе юк. Бибиләрен иярткәннәре дә бар иде, монысы инде бүгенге көндә сирәгрәк күренеш. Күл яз көне кар сулары белән тулылана, җәен кизләү сулары агып төшә. 
Миңа авылның элеккеге яшелчә саклау урынында барлыкка килгән чүплек турында да сөйләделәр. Анатолий Николаевич инициативасы белән ул чүплек юкка чыгарылган. Хуҗалык­тан техника сорап, аны туфрак белән тигезләткән. «Табигатькә бөтен кеше дә сак караса, экология күпкә яхшырыр иде», – ди Анатолий Николаевич. Хак сүзләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев