Компьютерга да өйрәнәләр, дин сабагы да алалар
Заманнан калышмыйча, Ходай биргән һәр көнгә шатланып, сыкранмыйча, зарланмыйча гомер кичерүче өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашкач, аларның тормыштан ямь һәм тәм табып яши белүләренә соклананасың.
Сугыш, сугыштан соңгы елларда бар авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән абый-апалар бүгенге рәхәт заманның кадерен ныграк аңлый шул. Араларында һәр яңалыкны тотып алучы, инде олы яшьтә булсалар да, укып йөрүчеләре дә бар. Әнә Мөрәледән Галим абый Гыйбадуллин җитмештән узгач, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә укырга кергән. Быел соңгы елын укый, диплом алырга әзерләнә. Аның белән бергә Борындыктан Равил абый Бикмуллин, Бортастан Рәшит Биккулов, Кече Кайбычтан Мәгъзүм Тимершин да укый икән. Башка дини уку йортларында да укучылар шактый булып чыкты. Әле алай гына да түгел, инде лаеклы ялга чыккан апа-абыйларыбыз компьютерда эшләргә өйрәнә башлады. Өченче буын университеты кысаларында райондагы пенсионерлар берлеге теләүчеләр өчен мәктәпләрдә махсус компьютер курслары да оештырды. Әлеге рәсемдәге Мөрәле авылыннан Гүзәлия Биктаһирова (сулдан уңга), Галим Гыйбадуллин, Сания Сәлахиева, Нәүзат Хисамиева һәм башка яшьтәшләре гыйнвар аенда мәктәпкә йөри башлаган. Информатика укытучысы Эльмира Мозафарова аларны компьютерда эшләргә, интернет челтәреннән файдаланырга өйрәтә.
- Бик кирәкле, файдалы бу безнең өчен. Хәзер өйдә компьютерга үзем "Мөгаллим фәни" дигән диск куеп, гарәп хәрефләре, ислам нигезләрен өйрәнәм. Без һәр җомга саен мәчеткә дә авылыбыз мулласы Галим Гыйбадуллиннан дин сабаклары алырга йөрибез. Мәктәптә укучы кызым да компьютерда эшләргә өйрәтә, - ди җиде бала анасы Нәүзат апа.
- Безнең өйдә ноутбук бар, беренче күнекмәләрне шуннан алгач, мәктәптә дә Эльмира мине үз ноутбугында өйрәтте. Ул миңа электрон почта да ачты, укытучым белән шулай хат та алышабыз. Интернеттан үземә кирәкле мәгълүматны таба беләм, - дип сүзгә кушылды Гүзәлия апа.
Галим абый да интернет аша догалар өйрәнүе, оныклары Энҗе белән Алмазның төп булышчылары булуын әйтте.
Быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өлкәннәрне компьютерга өйрәтүне бурыч итеп куйды. Шул нигездә хәзер "Интернет - Озын гомер" проекты тормышка ашырыла башлады. Район мәшгульлек үзәге директоры Игорь Канашов әйтеп узганча, шушы проект кысаларында 10 февральдән Федоровское, Хуҗа Хәсән, Кече Мәме, Иске Тәрбит, Чүти, Зур Тәрбит авылларында мәктәпләр белән килешү төзелгән һәм анда укытучылар кырыклап пенсионерны компьютерда эшләргә өйрәтә башлады. Укыган өчен акча түләргә кирәкми. Бу проект юкка гына гамәлгә кертелмәде. Хәзер электрон хезмәтләр күрсәтү төре арта. Өеңнән чыкмыйча гына сырхауханәгә чиратка язылу, коммуналь хезмәтләр өчен түләү мөмкинлеге һәм башкалар безнең барыбызга да өстәмә уңайлыклар тудыру максатында тормышка ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев