Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Контейнерлар ник тиз тула?

Яз башында ук район үзәгендә һәм авыларда игълан ителгән санитар икеайлык җәйге айларда да дәвам итте. Санитар-экологик хәлне яхшырту буенча эш ел әйләнәсе дәвам итәчәк.

Бу шулай булырга тиеш тә. Район башлыгы һәм аның командасы елның һәр фасылында районның һәр торак пунктында чисталык хөкем сөрүен һәм РФ Административ кодексы үтә­лүне максат итеп куйды. Шушы максатта Олы Кайбычта каты көнкүреш калдыклары контейнерлары кую өчен мәйданчыклар төзекләндерелде, урам һәм паркларда хуҗасыз йөрүче кәҗә һәм сарыкларга каршы "сугыш игълан ителде", административ биналар янына чәчәк­ләр утыртылды. Олы Кайбыч иртә яздан бүгенгәчә чәчәккә күмелеп утыра, авылның электән килгән тарихи өлеше дә яшелләнер дигән өмет бар. Дө­ре­­сен әйтергә кирәк, моңа ире­шү өчен административ комиссиягә күп көч, вакыт түгәргә туры килде, әмма нәтиҗәсе сөендерерлек. Бүген авылда тер­лек­ләрен урамда йөртүче­ләр юк дәрәҗә­сен­дә, аларны штрафларның зурлыгы куркыта, икенчедән комиссия алдында басып тору да оят. Төп бурыч - урамнарда чисталык булдыру, аны чүп оясына әйләнде­рүгә юл куймау. Көнкү­реш калдыклары түгү өчен куелган контейнерлар тирәсе тө­зек­ләндерелүгә дә карамастан, анда бәрәңге сабаклары, агач ботаклары чыгарып түгүчеләр очрый әле. Алай гына да түгел, чүпне контейнер тирәсенә үк түгеп китәләр. Бу башбаштаклыкка чик кую өчен, район Советында халык арасында өстәмә рәвештә аңлату эшләре алып барырга кирәк, дигән фикергә килделәр. Шул максатта район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рифат Гарифуллин катнашында һәр урамда контейнер мәйданчыклары янында җыелышлар узды. Үткән атнаның пән­җе­шәмбесендә Кызыл Яр, Якты, Яр буе, Карлы урамнарында яшәүчеләр дә үзләрен шушы проблема буенча борчыган сорауларын Рәмис Хәялиевка юлладылар. Мә­сә­лән, Зөфәр Гарәфетдиновны ни өчен шәхси техникаң белән көнкүреш калдыклары түгү полигонына керергә ярамаганлыгы кызыксындыра. Ул шәхси хуҗалыгындагы чүп-чарны полигонга элегрәк үзе ташыган, ә хәзер аның капкасыннан уза алмый. Шуңа да чүп­не башка урынга тү­гәргә туры килгән, аны кире алып кайтып китеп булмый бит инде. Олы Кайбычта да, Кече Кайбыч, Иске Чәчкабта да те­ләсә кайда чүп түгү оч­раклары еш очрый. Авылларны тө­зекләндерү кагыйдәләрен санга сукмаучыларның эзенә төшеп, административ җаваплылыкка тартачаклары турында да онытырга ярамый. Ә полигонга үз транспортыңда чүп-чар төяп килү рөхсәт ителми, мо­ның өчен торак-коммуналь хуҗалыгына заявка бирергә кирәк. Полигон тирес, бакчадагы чүп-чарны түгү урыны түгел, аларны үз участогыңда бер урынга өеп куеп, черемә итәргә ки­рәк. Кәгазь, картон тартмаларны махсус контейнерда үзеңә яндырырга киңәш ителә, - диде район башлыгы урынбасары.

- Торак-коммуналь хезмәтләре, су өчен түләү бездә югары түгел. Әмма яңа елдан соң һәр йорт хуҗалыгы су счетчигы куярга тиеш, бу норматив буенча түгел, ә файдаланылган су күлә­менә карап түләү өчен кирәк. Коммуналь хезмәт­ләр өчен торак-коммуналь хуҗалыгына килеп түләү акчагызны экономияләргә мөмкинлек бирә. Шагыйрь әйткәнчә, үткәннәргә кире кайту юк. Якты һәм Кызыл Яр урам­нары кисешкән урындагы элекке мәйданга әнә кемнәрдер корыгын ботаклар, ә яңасына чүп үләннәре, сабаклар чыгарып түккән. Аны коммуналь хуҗалык идарәсе хезмәткәрләре алып кит­мәячәк, кем түккән, шул җыештырсын. Алар хез­мәтенә түбәнсетеп карарга ярамый. Сезгә китерелгән исәп-хисап счетларындагы түбән бәягә бөтен пычракны чистартырга тиеш тү­гелләр, - диде торак-коммуналь ху­җалык идарәсе начальнигы, борчылып.

Үзебез яшәгән тирәлекнең чисталыгын саклау, матур итү барыбызның да уртак бурычы икән­леген онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: санитар икеайлык тораккоммуналь ху­җалык РФ Административ кодексы